Уртача айлык номиналь хезмәт хакы Башкортстанда узган елның ун аенда 54 943 сум тәшкил иткән. Бу, 2022 елның гыйнвар-октябрендәгегә караганда, 15,4 процентка күбрәк. Ә реаль хезмәт хакы 11,2 процентка арткан, дип хәбәр итә республика статистикасы.
Шул ук вакытта үткән елның октябрендә уртача хезмәт хакы 56 903 сумнан артып киткән. Бу да, 2022 елның октябрендәгегә караганда, 12,4 процентка күбрәк.
Билгеле булганча, эшләүчеләрнең уртача айлык номиналь хезмәт хакы эшләүчеләрнең уртача исемлек санына һәм айлар санына бүленгән хезмәт хакы фондыннан чыгып билгеләнә.