Әлбәттә, конкурсның сайлап алу этабын үтү катлаулы, муниципалитетлардан килгән гаризалардагы эш күләмен бюджет акчалары исәбенә генә башкарып чыгу мөмкин түгел.
Узган елда Стәрлебаш районында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында барлык 15 авыл биләмәсе катнашты, һәм алар барысы да конкурсның сайлап алу этабын уңышлы үтте. Бу – халык билгеләгән иң көнүзәк проблемалар хәл ителәчәк дигән сүз!
Шулай ук, быелгы программа стартын да алар түземсезлек белән көтте. Әлеге вакытта Стәрлебаш районы территориясендә йомгаклау җыелышлары узды, аларда халык беренче чираттагы проблемаларны билгеләде. Алар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелискларны ремонтлау, зиратларны коймалау, урамнарны яктырту, паркларны һәм чишмәләрне төзекләндерү.
Авыл биләмәләре халкының бердәмлеге нәтиҗәсендә программада барлык катнашучылар да җиңү яулар, дип өметләнәбез.
Венера Шәрипова,
Стәрлебаш районы хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы.