+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 гыйнвар 2024, 04:09

Мал аптечкагыз бармы?

Мал-туар авырып киткәндә аңа беренче ярдәм күрсәтү өчен өйдәге ветаптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Мал аптечкагыз бармы?Мал аптечкагыз бармы?
Мал аптечкагыз бармы?

Кызганычка каршы, хайваннар да, кешеләр кебек үк, кинәт авырып китәргә мөмкин. Мондый очрак өчен иң яхшысы – хуҗаның махсус аптечкасы булу һәм шундагы дарулар белән хайванга беренче ярдәм күрсәтү. Ул аптечкада түбәндәгеләр булырга тиеш:
Ак һәм сары вазелин, нигездә, ялкынсынган тирегә һәм имчәкләргә сөртү, шулай ук, мазьлар ясау өчен кулланыла.
Викасол — эчке һәм башка төрле кан китүләр булганда куллану өчен. Зур малга 1 процентлы стериль эремәсен — 8-10 миллилитр, вак хайванга 1-3 миллилитр кадыйлар.

Ихтиол бик көчле зарарсызландыру, паразитларны юк итү һәм ялкынсынуга каршы көрәшү үзлегенә ия. Ялкынсынулар булганда, ул әлеге урыннарның тизрәк төзәлүен тәэмин итә. Тире ялкынсынганда һәм шеш чыкканда 10-30 процентлы мазь һәм паста яисә компресс рәвешендә 10-20 процентлы эремә кулланыла.

Марганцовка — көчле окисьлаштыручы, микробка каршы үзлеге көчле, дезинфекцияли. Сыек алсу эремә ашказаны-эчәклек бозылуын кисәтү чарасы буларак эчерелә. Яраларны эшкәртү өчен кулланыла.
Бор кислотасы — ак кристаллы порошок. Сулы эремәсе күзләрне, борынны, авыз куышлыгын юдырту өчен кулланыла.
Камфора — ялкынсынуга, микробка каршы һәм авыртуны басучы чара буларак, эренле һәм имчәк бизләре ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.
Вишневский мазе — ачык яраларны дәвалаганда әйбәт булыша һәм яшь тире үсүне тизләтә. Аның белән җәрәхәтләрне, өшегән, пешкән урыннарны дәвалыйлар.

Сөт кислотасы — мал күбенгәндә эчтә әчү процессына каршы һәм ялкынсынуны бетерү чарасы буларак кулланыла. Доза: мөгезле эре терлеккә — 8-15, атка — 5-15, сарык-кәҗәгә — 3-9 грамм.

Водород перекисе — пычранган яраларны әйбәт чистарта.

Танин — ашказаны авыруларыннан дәвалаучы чара. Зур малга бер эчерүдә —10-25, вак хайванга 1-2 грамм бирелә.
Антибиотикларны бары тик мал табибы кушуы буенча эчерәләр һәм кадыйлар. Коры урында бүлмә температурасында саклыйлар. Порошок һәм таблеткалар караңгы төстәге банкаларда өсте тыгыз ябылган хәлдә сакланырга тиеш. Һәр даруда аның куллану срогы күрсәтелгән булуы шарт.

Али СӘЙФУЛлин әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас