“Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”нда Стәрлебаш районының авыл биләмәләре дә теләп катнаша. Аерым алганда, районның Карагыш авыл Советы үткән елларда әлеге программа ярдәмендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итте. Авыл халкының бердәм булып, киңәшләшеп эш итүе нәтиҗәсендә бихисап мөһим мәсьәләләр чишелеш тапты, территория төзекләндерелде.
Яңа ел алдыннан авыл кешеләре, чираттагы очрашуга җыелып, көн үзәгендә торучы иң актуаль проблемаларны барлады. Әйткәндәй, шактый мәсьәләләр көндәлек эш тәртибенә салынган. Аерым алганда, авыл урамнарын, зират, мәчет һәм аның каршындагы парк территорияләрен тәртиптә тоту кебек эшләр авыл активистлары тарафыннан билгеләнгән вакытта даими хәл ителеп килә. Ә менә зур чыгымнар таләп итүче эшләрне күмәк көчсез һәм зур әзерлексез башкарып чыгып булмый. Авылның истәлекле урынын, ягъни Бөек Ватан сугышы ветераннарына обелискны төзекләндерү – шундый эшләрнең берсе.
Карагышлылар программада беренче тапкыр гына катнашмаганга, оештыру эшләре тиз, аңлашып хәл ителә. Башлап йөрүче төркем дә күптән оештырылган, халык программаның нечкәлекләре белән дә яхшы таныш. Шуны күздә тотып, авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Касыймов аңлату эшләрен алып барганда, эшнең җитдилеген ассызыклады. Авылдашлар максатка ирешү өчен таләп ителгән акчаны җыюны бертавыштан хуплады, ә Фәргать Хөснетдинов иганәче буларак ярдәмен тәкъдим итте.
Шул ук вакытта мәктәп балалары арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләргә, сугыш батырларына багышланган инша язу, рәсем төшерү конкурслары, “Иң мөһиме хакында сөйләшәбез” дигән тәрбияви чара узды.
Республикада зур популярлык казанган әлеге программа ярдәмендә авылыбыз тагын да күркәмләнер һәм төзекләнер, дигән теләктә калабыз.
Лилия Дашкина.
Стәрлебаш районы.