+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
17 гыйнвар 2024, 09:34

90нчы еллардагы шикелле...

17 яшьлек егеткә закон алдында җавап бирәсе булачак.

90нчы еллардагы шикелле...90нчы еллардагы шикелле...
90нчы еллардагы шикелле...

Уфада 17 яшьлек егет үзенең яшьтәшен урлаган һәм аның өчен акча таләп иткән.

Үсмерләр күптән конфликтка кергән булган, һәм аларның кибеттәге очраклы очрашуы җитди җинаятькә әверелгән. 17 яшьлек егет пычак чыгарып, үзенең 16 яшьлек оппонентын машинага утырырга мәҗбүр иткән. Җинаятьче корбанны фатирда тоткан, ирек өчен 22 мең сум таләп иткән.

Шул ук вакытта, егет үзенең апасына "заложник" турында үзе сөйләгән, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, егеткә акча бирергә булалар, бу вакытта аны хокук сакчылары көтеп тора. Әмма егет полиция хезмәткәрләреннән кача алган. Ахыр чиктә, егет үзе отделениегә килгән һәм гаебен таныган.

Фото: vk.com/incident02

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас