1964 ел. Республикабызның төрле районнарыннан егетләр һәм кызлар Башкорт дәүләт университетының филология факультеты башкорт-урыс бүлегенә укырга кереп, студент булып киттек. Безнең төркемдә 24 кеше. Әле генә урта мәктәп тәмамлаганнар да, армиядә хезмәт итеп кайткан олы гына абзыйлар да бар иде.
Факультет деканы урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Марат Минһаҗетдинов Ризван Хаҗиевны төркемебезнең старостасы итеп куйды. Старостадан уңдык. Һәркайсыбызның укудагы уңышында Ризванның йогынтысы зур булганлыгын еллар үткәч кенә аңладык бугай. Ул үзенең безгә карата хәстәрлеген дә, кырыслыгын да, үтә турылыгын да, тапкырлыгын да, ачыклыгын да файдалана белде. Икейөзлелекне, ялагайлыкны һәм алдашуны, буш куыклыкны яратмады. Дөреслек һәм гаделлек өчен җанын фида кылырга әзер булмышына узаман соңгы көненә кадәр тугры калды. Тәүге көннәрдән үк башка студентлардан үзенең һәр җәһәттән өлгергәнлеге, белеме, тәҗрибәсе һәм активлыгы белән әллә каян аерылып тора иде ул.
Шундый кеше белән бергә уку, төрле четерекле хәлләрне ерып чыга белү, сине шул камаудан йолып кала алу, булачак һөнәрең, киләчәк язмышың хакында уйлану, кыскасы, староста сабакташымның билгеле бер тәртиптә, әхлак әйләнәсендә барлыкка килгән үзенчәлекле яшәү кредосы, тормыш принцибы безнең өчен дә әзерлек мәктәбе булды, дип уйлыйм. Ризван Хаҗиевның оештыру сәләте дә шунда ачылды. БДУ комсомол комитетының өченче, соңрак икенче секретаре, тоташ уку йортларының, андагы студентларның хезмәт семестры штабы җитәкчесе булуы күпне аңлата.
Гаделсезлеккә дучар студентларны, яшь укытучыларны аз якламады секретарь. Үзенә дә кысымнар, бәла-казасы явып торды. Яшь коммунист, әлбәттә, каушап калмады, дөреслеккә омтылышы гаять көчле иде аның.
Университетны кызыл диплом белән тәмамлап, Мәчетле районының Мәләкәс сигезьеллык мәктәбенә директор булып китте, соңыннан район гәзитенең баш мөхәррире урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире вазыйфаларында эшләп алды. Бу чорда ул үткен каләмле, тормышны нәкъ үзенчә, Ризванча, кабул иткән, кыю фикерле журналист булып өлгергән иде.
“Совет Башкортостаны” гәзитенең үз хәбәрчесе көчен Учалы, Белорет, Бөрҗән районнарына юнәлтә алды ул. Шул елларда Ризван Хаҗиев үз хәбәрчесе вазыйфасыннан тыш, зуррак, биегрәк иҗат баскычларына омтылды, документаль повесть язуын ешайта төште. Тәҗрибәсе, иҗат багажы да артты, йөргән аякка йон иярә, журналистны аягы туйдыра, дигәндәй, каләме шактый шомарды, үткенләнде. Күп кенә чит илләрдә: Германиядә, Чехословакиядә, Бельгиядә, Әфганстанда иҗади сәфәрләрдә булып кайтты, бай материал туплады. “Бөек Татр бөркете” дигән документаль повестен авылдашы, Сөләймән егете Вафа Әхмәдуллинга багышлады. Укучылар бу әсәрне җылы кабул итте.
Чын мәгънәсендә үз җиренең ялкынлы патриоты буларак, Ризван Закирхан улы моңа кадәр халкыбызга бик үк билгеле булмаган шәхесләрнең исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде. Мәсәлән, урында даны таралган механизатор Нәкыя Галина, Хезмәт Герое Әхсән Шәрипов, Советлар Союзы Геройлары Абдрахман Гайфуллин, Әмирҗан Хәйдәров, архитектор Барый Кәлимуллин аның әдәби геройларына әйләнде.
Р. Хаҗиевның “Журналист булып калам” дигән әсәре турында сәнгать әһеле Әмир Абдразаков: “...Бик мавыгып, кызыксынып укыдым... Заман... Вакыйгалар... Укып чыккач, беркем белән дә сөйләшмичә, бернинди дә эшкә тотынасы килмичә уйга чумдым. Әсәрдәге үз чорыма аваздаш вакыйгаларны искә төшереп, озак уйланып утырдым. Совет Хөкүмәте, коммунистик басым заманындагы вакыйгаларга дөрес бәя бирүне, объектив чагылдыруны журналист үзенең төп максаты итеп алган”, – дигән иде.
Соңрак сабакташымның күп кенә әсәрләре арасыннан “Әй буена кайтам әле: Вакыт сынаулары аша” дигән китабын укыгач, тагын да аның тормыш чынбарлыгын һәм хаклык юлын яулаган үрләренә карап сокландым да, горурландым да. Хаклыкны, дөреслекне ярып язып, барлык асылында күрсәтү, укучы күңеленә җиткерә, сала алу, әйтер идем, яулап алу – ул сирәкләргә генә эләккән өлеш һәм бәхеттер.
Р. Хаҗиевның барлык тормышы һәм ялкында туган иҗаты яңа гасыр укучысы хәтерендә, замандашлары күңелендә озын-озак сакланыр әле.
“Әй буена кайтам әле...” Ризван Хаҗиевның соңгы китапларының берсе шул исемдә дөнья күргән иде. Моннан дүрт ел элек 80 еллыгына республика гәзитләрендә хатирәләр күп язылды, “Ялкынлы патриот. Милләт сакчысы” дигән китап та язылган иде. Үкенечкә каршы, бу хәтер җыентыгы нәшер ителмәде, шуңа күрә сабакташым, ир асылы Ризван хакында соңлап булса да хатирәләр хезмәтен нәшер итеп куйганда изгелек эшләр идек дип әйтүем.
...Мәкерле, аяусыз йөрәк авыруы аны көтмәгәндә фани дөньядан алып китте. Иҗатының иң өлгергән, көчле һәм сутлы мәлендә... Үкенечле, бик тә үкенечле, әлбәттә.
Университетны тәмамлавыбызга 50 ел тулганда, 2014 елның 13 июнендә, Уфада 24 студентның сигезе Ризвансыз очраштык. Бик көткән иде ул бу көнне, балалары белән килергә әзерләнеп йөрде. Көтеп ала алмады. Мәрхүм сабакташларыбыз да дистәгә җитеп килә. Моңсу булса да, аларны матур итеп искә алдык, һәрберсенең гомерен барладык, күз алдына китердек, исәннәргә сәламәтлек, иминлек теләдек. Очрашканда үзебезнең изге бурычыбызны үтәп куйдык та, ел үтүгә Исламөхәммәт дустыбыз белән хушлаштык, аннан соң шагыйрә-композиторыбыз Зөһрә сылуны озаттык. Язмыштан узмыш юк, дигәннәре хактыр инде.
...Ризванның иҗат юлы аның җәмәгатьчелек эше белән тыгыз бәйле барды. Проблемалы, көнүзәк мәсьәләләр буенча язылган укымлы мәкаләләре һәрчак социаль-мәдәни һәм сәяси яңгыраш алды. Урындагы халыкның яшәү рәвешен, бу болгавыр заманда кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен, аянычлы-көенечле язмышларын барлык дөреслегендә, югарылыгында яктырту иҗатчының максатлы программасына әйләнде. Моңа “Бөек Татр бөркете”. “Әгәр мин янмасам”, “Исемнәре калыр елларда”, “Патшаларга башын имәгәнне...” дигән публицистик җыентыклары ачык дәлил.
Изге туфрагы, кодрәтле төяге, атайсалыннан олы юлга чыккан шәхесләр хакында Ризван Хаҗиев аеруча илһамланып, җиң сызганып иҗат итте. Аның үткер каләменнән туган әсәрләр: “Кем син, Сабир Ваһапов?”, “Помнят высокие Татры”, “Есть такая земля, Мечетлинская”, “Сөләйман һәм Сөләйманнар”, “Мәчетле академиклары”, “Мечетлинский район Республики Башкортостан”, “Әй буена кайтам әле: Вакыт сынаулары аша”... Бу китаплар вакыт сынаулары аша башкорт әдәбиятының публицистика жанрын, аеруча аның проблемаларына, асылына кайтаруы, чиксез орбитага чыгаруы, һичшиксез булышлык итте һәм итәчәк әле. Галим буларак та ул бу жанр үсешенә багышланган дистәләгән гыйльми мәкаләләр, филология фәннәре кандидатлыгына гыйльми монография язды.
...Исән чагында Уфада аның белән соңгы тапкыр очрашуыбызны кем генә күрәзәләсен инде?! Ишмөхәммәт Галәветдиновның эш бүлмәсендә Ризванның бергә укыган егет-кызларны барлап утыруын искә төшердем. Аерым бер ихласлык, эчке күңел юмартлыгы салып:
– Безнең Галиҗан Каһарманов тел галиме булып китте. Студент чагында да китапханәдән чыкмады диярлек, баш калкытмый укыды, тырышты егет. Кәефе булганда баянында да өздереп уйный, кызларны биетеп тә ала иде, бик җитди карашлы шәхес, профессор да булыр ул. Аның якташы, Токбирде авылы егете Рәхим Ильясов та шигырьләр язды, фән юлыннан китәргә йөрде, әмма гомере иртә өзелеп куйды, – дигәнен без дә җөпләп утырган идек.
...1964-68 еллар үзе бер китапка торышлыдыр, мөгаен. Төркемебездә, әлбәттә, сәләтле студентлар күп иде. Рәшидә Солтанова Учалы районының Нәүруз мәктәбе буенча сыйныфташым булгач, аны бала чактан беләм. Укырга кергән елдан ук, 1964 елның яңгырлы август азакларында, Муса Мортазинның тормыш иптәше Фатыйха әби белән кызы Шәүрә апа, аларның яшәгән фатиры белән таныштырган кеше дә Рәшидә булды. Легендар полководецның соңгы төяге, гаилә кальгәсе Ленин урамындагы һәркемгә билгеле ашханә урнашкан йортның өченче катындагы фатир шикелле. Еллар үткәч кенә аңлыйсың, мондый ныклы, тамыры тармаклы, якын килерлек түгел кальгәне дә җимерерлек кара көчләр табылган бит. Башкорт халкының бөек улы Муса Мортазинның мәңгелеккә гаилә бәхетеннән мәхрүм ителүен, шәхес культы корбаны булуын күз алдыннан үткәрсәң, тәннәр калтырап, һуштан язып, йөрәкләр өшеп китә!
Ризван әңгәмәсен дәвам итә... Әйе, Рәшидә Солтанова укыганда ук юл башлап йөрүче булды. Комсомол, партия, республика Хатын-кызлар советы, Корылтай депутаты эшчәнлеге, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Салават Юлаев ордены кавалеры һ.б. исемнәргә лаек булуы аны чын мәгънәсендә шәхес дәрәҗәсенә күтәрде. Әйе, Ризван дустыбызның куанып сөйләгәненә, без дә курсташларыбыз уңышларын һәр җәһәттән хуплап утыруыбызны күз алдына китерүем әле бүген дә истә.
Зөһрә Фәттахованы (Фәйзуллина) без тик изге сүзләр белән генә искә алабыз. Ул Башкортстанның атказанган укытучысы, үзешчән композитор, танылган шагыйрә, музыкаль сценарийлар авторы булып, иҗади үсеш чорын уңышлы алып барды. Иртәрәк бакыйлыкка күчеп куйды, үзе хакында яхшы һәм якты хатирәләр калдырды Казмаш кызы, илсөяр шагыйрә Зөһрә.
Ризван Хаҗиев үзенә каршы утыручы Ишмөхәммәткә карап елмайды да:
– Ишмөхәммәт мырзаның исем-шәрифләре чит кыйтгаларга да таралган. Бүген син, Ишмөхәммәт дус, халык горурлыгы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор, күренекле тел галиме, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дистәләгән гыйльми хезмәт авторы, әйтергә теләвем, син бу бөтен дәрәҗәләрне үз көчең белән алдың, иң кадерлесе шушылар, – дип куәтләп куйды.
Фәһемле генә сөйләшү булган иде менә шунда. Бүген Ризванны күрүдән, аның көр, ышанычлы, әйтер идем, гонорлы тавышыннан, кычкырып көлеп җибәрүләрен ишетүдән без, аның дуслары, замандашлары, мәхрүмбез. Үлеменә һич тә ышанасы килми, бу узаманны югалту, безнең арада булган елларны юксыну тойгылары артканнан-арта бара. Шушы тирән юксыну кичерешләренә җиңеллек китерергә тырышып, дустым, замандашым хакында менә биш ел чамасы гәзит-журналларда якты рухына мәкаләләр язам.
“Әй буена кайтам әле: Вакыт сынаулары аша...” әсәренә карата әдәбият белгече, БДУ профессоры Гөлфирә Гәрәеваның: “Бала чагы сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килгән гарьчел, чая, горур үсмер геройның шәхес буларак өлгерү этаплары, рухи-әхлакый эволюциясе күзаллана, тормышта тоткан көрәшче позициясе һаман чигенмәве, максатларына ныкышмалы омтылуы, халкына фидакарь хезмәт итүче шәхес образы сынландырыла...” Без, әлбәттә, Ризван Хаҗиевның шәхсән булмышын ап-ачык тоемлыйбыз. Арытаба да ул әсәрләрендә үзе кебек чая, ярсу, саф күңелле, сатылмас, баш имәс көрәшче-замандаш позициясендә яшәгән халкына тугры хезмәт иткән, җиңеп чыккан геройлар концепциясен укучы йөрәгенә салырга ашыкты. Күңел түрендә газап кичергән замандашлар, рухи дөньясын яктырткан язылачак новелла, повесть, романнар, гыйльми эшләр эш өстәлендә калды. Үкенүдән башка чара бармы икән соң?
Ризван Закирхан улы үзенең тәүдә – 75, соңыннан 80 яшенә дә барлык сабакташларын, фикердәш журналистларын, фән эшлеклеләрен җыярга хыялланып йөрде. Үзе, ачык елмаеп: “Ичмасам, гомернең шушы мәлләрендә түгәрәк карда утырып, акыл-зиһен төбеннән сөйләшеп алырга кирәклеген аңлап йөрим”, – дигәне әле дә колак төбендә яңгырап тора.
Безнең героебыз Мәчетле районының Сөләйман авылында 1939 елның 30 сентябрендә туган. Авылында – башлангыч, Ләмәзетамак урта мәктәпләрен тәмамлый. Сугыш елларында халык күргәнне Хаҗиевлар гаиләсе дә кичерә. Өлгергәнлек аттестаты алгач, авыл егетләре белән бергә Чиләбе өлкәсенең Бакал шәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә. Паровоз машинисты ярдәмчесе һөнәрен ала, урындагы гәзиткә мәкаләләр яза, аның актив хәбәрчесенә әйләнә. Өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәт чорында да Ризван каләм шомартырга форсат таба. Армиядән кайткач, районның “Коммунист” гәзитендә эшләп ала. Ару гына җир-су күргән, тормышның асылын аңлый башлаган егет күңелендә арытаба белемен күтәрү теләге көчәя. Башкалага юнәлә ул. Теләге – БДУга керү...
Ризван Хаҗиев, имтиханнарны гел “бишле”гә тапшырып, университет студенты була. Без бер төркемгә эләктек. Бу хакта сүз башымда язып үттем...
“Совет Башкортостаны” гәзитенең партия тормышы бүлеге мөдире, Башкортстанның Журналистлар берлеге идарәсе рәисе, Башкортстан Республикасының ХII чакырылыш Югары Советы депутаты, соңыннан БДУның филология факультеты деканы урынбасары, журналистика кафедрасы доценты да булды ул.
“Ватандаш” журналының баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән чорда ул республикада гына түгел, ә Русия иҗади җәмәгатьчелеге, сәяси оешмалар вәкилләре арасында да билгеле сәясмән, абруйлы журналист, педагог-галим, язучы булып танылды. Әйе, Ризван Закирхан улы фән өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләде. Җитди иҗади җимешләре өчен Ризван Хаҗиев 1993 елда “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булды. Ул – Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин, Мәчетле районы хакимиятенең Рәшит Әхтәри исемендәге, “Совет Башкортостаны”, “Кызыл таң”, “Йәшлек” гәзитләре, “Ватандаш”, “Һәнәк” журналларының еллык премияләре лауреаты. Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
...Язучы Асылгуҗа Баһманов үзенең “Юлдаш итеп үткер каләмне” мәкаләсен Ризван Хаҗиевның 75 яше тулуга багышлап язган. Анда мондый юллар бар: “...1987 елның декабрендә Динис Бүләковның тәкъдиме белән Ризван Хаҗиев Башкортстан Журналистлар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре, ә нәкъ бер елдан соң рәисе итеп сайлана һәм шул авыр, мәшәкатьле, четерекле эшне сигез ел буе тарата. Шушы дәвердә берлекнең бәсе бермә-бер күтәрелә. Русия журналистларының Мәскәүдә үткән III съездын Ризван Хаҗиевның алып баруы да күп нәрсә турында сөйли...”
Күренекле сатира һәм юмор остасы, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов “Сагынам сине, Чапаем” бәянендә: “...Ризван дустымны Сөләйман каеннары арасында мәңгегә калдырып киткәч, күңелемдә шушы шигырь юллары туды:
...Сокланмаган кеше юктыр –
Бигрәк ямьле Әй буе!
Туеп булмый Әй буенда
Ял итсәң дә җәй буе.
Гүя, саклап тора җилдән
Сөләйманны ак каен.
Каенны кочып еладым,
Күргәч яшен сукканын.
Байсавыл тавын иңрәтеп,
Авып төште куш каен...
Сагынам сине, Чапаем,
Куш йөрәкле дускаем...
Ә бит минем Ризван Хаҗиев урамыннан атлап, Ризван Хаҗиев исемендәге мәктәпкә барып, Ризван Хаҗиев исемендәге премия лауреатларын котлыйсым килә. Һәм аның каберенә каен утыртырга телим”, – дигән иде. Марсель Сәлимнең теләкләре бик тә изге, тик хыял булып кына калмый, үтәлсен дә иде. Без дә Ризванның якты рухына күңел түрендә калырлык хатирәләребезне, истәлекле китапларыбызны язып торырга һәрчак әзербез.
...Күренекле, искитмәле фантазиягә бай, интеллектуаль аң-зиһенле, үткен каләмле публицист, билгеле сәясмән, галим акылын үзенең иҗат процессына тыгыз бәйләгән, халкының ялкынлы патриоты Ризван Закирхан улы Хаҗиев үзенең Әй буена мәңгелеккә кайтты. Вакыт сынауларын үтеп, милләт язмышын курчалап, мәңге-мәңгегә данлы исем-шәрифе белән атайсалы – Сөләйманына кайтты.
Фани дөньядан китсәң дә, 80, 90, 100 яшең тулганда да синең, дустым, изге рухың тагын да нурланып асманга ашар. Тереләр хәтерендә син һәрчак кыю фикерле, какшамас рухлы, көчле ихтыярлы журналист, халык трибуны булып калырсың.
Рәүф Шаһиев,
филология фәннәре кандидаты.