+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 февраль 2024, 15:15

Хезмәт батырлары хөрмәтләнде

Фидакарь хезмәт­ләре белән төбәкнең социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертү­челәргә Бүздәктә электән кадер-хөрмәт зур булды. Шушы көн­нәрдә район хакимиятендә “Башкортстан Республикасы Бүздәк районы алдында хез­мәтләре өчен” истәлекле билгесен тапшыру тантанасы үтте.

Хезмәт батырлары хөрмәтләндеХезмәт батырлары хөрмәтләнде
Хезмәт батырлары хөрмәтләнде

Бүләкләнүчеләр арасында “Башкиравтодор” акционерлар җәмгыятенең филиалы – Бүздәк юл төзү-ремонтлау идарәсе начальнигы Раил Фәррахов та бар иде. Истәлекле бүләккә ул озайлы намуслы хезмәте һәм районның юл-транспорт структурасы үсешенә керткән өлеше өчен лаек булды. Раил Фирдәвис улы тармакка 44 ел гомерен багышлап, бүген дә хезмәт сафында кала.
Шундый ук бүләккә лаек булучылардан хәзерге вакытта хезмәт ветераны, “Уңыш” колхозының элекке рәисе Айрат Шәвәлиев – төбәктә шулай ук киң билгеле шәхес. Агросәнәгать комплексындагы уңышлары өчен аңа Русия һәм Башкортстан дәрәҗәсендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелгән.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас