+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 февраль 2024, 07:55

Стәрлетамакта һәм Салаватта һава чисталыгы контрольдә тотыла

Кичә Русия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов җитәкчелегендә Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә һаваның пычрануын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен килешүләр имзалаган предприятиеләр катнашлыгында киңәшмә узды.  

Стәрлетамакта һәм Салаватта һава чисталыгы контрольдә тотылаСтәрлетамакта һәм Салаватта һава чисталыгы контрольдә тотыла
Стәрлетамакта һәм Салаватта һава чисталыгы контрольдә тотыла

Чара видеоконференция форматында узды, анда республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов, Хөкүмәт, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре катнашты.

Константин Цыганов билгеләп үткәнчә, 23 гыйнвардан уңайсыз метеошартлар нәтиҗәсендә хакимият органнарына Стәрлетамакта атмосфера һавасының пычрануы турында күп шикаять килә башлады. Әйтик, агымдагы елның гыйнварында 350дән артык шикаять килгән. Атмосфера һавасын мониторинглау нәтиҗәләре буенча предприятиеләр һавага чыгарган пычратучы матдәләрнең артуы теркәлгән.

Министр Нияз Фазылов күпсанлы шикаятьләр килгән чорда атмосфера һавасын контрольдә тотуның күчмә экологик лабораториясе берничә тапкыр җибәрелгәнлеге турында хәбәр итте.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/22918/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас