- Без үзебездә товарлар җитештерүне арттыруга ярдәм итүче проектны шатланып хуплыйбыз. Бу башлангыч кысаларында, төзелеш һәм ремонт өчен керамик плитәне дә кертеп, металл һәм агач эшләнмәләр булдыру планлаштырыла, мондый продукциягә ихтыяҗ зур, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Дүрт ел дәвамында әлеге башлангычны гамәлгә ашыруга инвестор 50 миллион сумга якын акча кертергә планлаштыра. Бу вакыт эчендә 5 яңа эш урыны булдырылачак.
«Литер 24» җәмгыяте проектының асылы металл һәм агачтан әйберләр, шул исәптән төзелеш һәм ремонт ихтыяҗлары өчен керамик плитәләр җитештерүне оештыруда тора. Төзелеш цехының гомум мәйданы 420 квадрат метр тәшкил итәчәк, җитештерү комплексы территориясендә җитештерелә торган продукцияне күпләп сату өчен төяү-бушату зонасы төзеләчәк.
Җир кишәрлеген арендалау срогы - 2027 елга кадәр. Җир кишәрлеген торглар үткәрмичә арендалау срогы узганнан соң, әлеге җир кишәрлегендә төзелеш тәмамланган очракта гына җир кишәрлеге бирү мөмкин.