+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 февраль 2024, 03:53

"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)

Гүзәл Уразова аны башкортча башкарган.

"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)
"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)

Рим Хәсәнов һәм Наҗар Нәҗми иҗат иткән бу үлемсез җырны тәү тапкыр Зәки Мәхмүтов башкортча башкарган иде, соңрак Айдар Галимов - татарча. Ике телдә дә күп җырчылар сәхнәгә алып чыккан бу бәхетле язмышлы җыр инде дөньяның виртуаль сәхнәсендә беренче урынга чыккан.

Аны Гүзәл Уразова Уфа шәһәре мэры Ратмир Мәүлиев тәкъдиме белән башкортча башкарды.

«Өфө йүкәләре» «Яндекс»та дөнья «топ-чарты»на эләккән һәм 1нче урынга чыккан.

«Ратмир Рәфилевич, сезнең инициатива белән яздырдык. Без чит ил җырлары гына түгел, безнең җырларның да – «Өфө йүкәләре» – «топ»ка эләгә алуына шатбыз. Сезнең планнар һәм проектлар гамәлгә ашсын. Без сезне хупларга һәрвакыт әзер!» – дип язган Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Дөнья халкы да белсен әле чын җырларның нинди булганын!

Фото: Гүзәл Уразованың шәхси архивыннан.

 

"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)
"Өфө йүкәләре" - дөньяви хитлар исемлегендә! (видео)
Автор:Резида Валитова
Читайте нас