Чара төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында узды.
- Фестивальдә Уфаның иң яхшы аш-су осталары белорусларны республика кухнясы традициясе белән таныштырды, милли кухняның гастрономик тарихы аша башкорт мәдәниятен тәкъдим иттеләр, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Мәсәлән, кыстыбый әзерләү өчен 40 кг бәрәңге, 15 кг суган, 12 кг он, 3 кг май, 4 л сөт, 7 л су киткән. Аны 500дән артык кеше тәмләп караган.
Моннан тыш, ике көн дәвамында кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе командасы башкорт милли ризыклары әзерләү буенча мастер-класслар үткәргән. «Пышка» компаниясе төркеменнән пешекчеләр - бренд-шеф Олеся Кульбабчук һәм шеф-повар Светлана Яковлева итле, татлы гөбәдия, бәлеш, табикмәк, тары буткасы белән кыстыбый әзерләү буенча белемнәре һәм осталыклары белән уртаклаштылар, ә «Бәрәкәт» кафе челтәренең бренд-пешекчесе Илдар Хамматов һәм Башкортстан Республикасы шеф-поварлары гильдия рәисе урынбасары һәм шеф-повар Юрий Тарасов хәзерге вакытта локаль продуктлар нигезендә ризыклар әзерләүне күрсәттеләр: ат ите белән өлеш, пешкән борыч соусы белән перловкалы ат ите, өч десерт - ак шоколадлы эремек, талкан конфеты һәм эремчек соусы белән бавырсак.
Минск халкы башкорт милли ашларын югары бәяләде. Аларны әзерләүнең барлык нечкәлекләре күрсәтелде, төбәкнең тарихы һәм хәзерге заман, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Кунаклар ашларны һәм башка башкорт сыйларын бик теләп татып карады.