+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 февраль 2024, 15:41

М-5 юлына ун минутта чыгып булачак!

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган республика Хөкүмәте утырышында мөһим мәсьәләләр һәм проблемалар каралды.

М-5 юлына ун минутта чыгып булачак!М-5 юлына ун минутта чыгып булачак!
М-5 юлына ун минутта чыгып булачак!

Эш башында экспертлар "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасын раслау турындагы мәсьәлә буенча фикер алышты.

- Төбәктә ел саен шәһәр мохитенең сыйфатын һәм торак фондының уңайлылыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Соңгы биш елда 7 миллиард сумлык 680 иҗтимагый киңлек һәм 6,2 миллиард сумлык 1,3 мең йорт төзекләндерелде. Күпфатирлы 4 мең йорт 22 миллиард сумга ремонтланды. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә һәм үстерүгә, шул исәптән «Инфраструктур меню» инструментларын кулланып һәм федераль финанслауны җәлеп итеп, аерым игътибар бирелә, - дип сөйләде Андрей Назаров.

Алга таба 2023 елда төбәкнең федераль программаларда һәм проектларда катнашу нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Министрлар кабинеты башлыгы әйтүенчә, узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча төбәк бюджетына түләүсез керемнәр күләме буенча Русия субъектлары рейтингында Башкортстан - җиденче, Идел буе федераль округында – беренче урында.

- Асылда, кергән федераль бюджет акчалары суммасы 80 миллиард сумнан артып китте. Өстәвенә, аңа тагын 90 миллиард сумнан артык акча өстәлә, ул турыдан-туры предприятиеләргә һәм учреждениеләргә республика бюджет системасын читләтеп кергән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга федераль үзәк тарафыннан 26 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән. Бу - керемнәрнең 15 проценты тирәсе, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Аз керемле күпбалалы гаиләләргә укучылар өчен мәктәп формасын алган өчен акчалата компенсация түләү мәсьәләләре турында да сүз барды. Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә җан башына уртача керем региональ яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдән 32 мең бала укый.

- Узган ел нәтиҗәләре буенча, аларның күпчелек өлеше сатып алынган мәктәп формасы өчен акчалата компенсациядән файдаланды. Мондый гаиләләрдән 6,5 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары җыелмаларын алды. Моннан тыш, агымдагы елда Русия Президентының күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында указы чыгарылды, аларга билгеләнгән нормативларга ярашлы рәвештә, мәктәп укучыларын уку чорына кием белән тәэмин итәргә тәкъдим ителде, – дип сөйләде Андрей Назаров.

Бу елның беренче кварталында Башкортстанның иң эре инфраструктура проектларының берсен - “Көнчыгыш чыгу юлы”н файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүген яңа чыгу юлын куллану үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов сүзләренчә, транспорт чараларының I категориясе өчен юл йөрү бәясе тәүлекнең көндезге вакытында - 100, төнге вакытта - 20, транспорт чараларының калган категорияләре өчен (II, III һәм IV) 250 һәм 50 сум тәшкил итәчәк.

- Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен исәпкә алып, мондый сумма гражданнарга түләүле юлдан файдалану ахыр чиктә автомобиль ягулыгын, шулай ук юлда сарыф ителгән вакытны экономияләүгә китерүен аңлау өчен оптималь булып тора. Автоһәвәскәрләр Башкортстан башкаласы үзәгеннән М-5 федераль трассасына нибары 10 минут эчендә барып җитә алачак. Әлбәттә, түләү кертелгәч, объектта юл япмасы сыйфатыннан хезмәтләндерүгә кадәр барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас