Республикадан эшче төркемне Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова җитәкли.
- Без стендта интерактив аралашу өчен максималь мөмкинлекләр булдырырга тырыштык. Кешеләр ял итәргә, аралашырга, һәр төбәкнең казанышлары һәм үзенчәлекләре турында белергә килә. Күпләр балалары белән. Шуңа күрә безнең стендка килүче кечкенә кешеләр уен аша үзләренең суүткәргечләрен эшләтеп җибәрә, балалар мәйданчыгын төзекләндерә һәм хәтта кухня җиһазларын җыярга өйрәнә алачак, - диде Ирина Голованова.
Ә 24 февральдә кунакларның бөтен Русиягә танылган ихата себерүче Юрий Ветлугин белән автограф-сессиядә катнашу мөмкинлеге булачак.
Фото: pravitelstvorb.ru