Башкортстанның иң билгеле ат үрчетүчеләреннән булган ватанпәрвәр асыл зат, мәрхүм Хәсән Идиятуллинның улы Сәгыйтҗан аның эшен дәвам итә. Ул да бүген башкорт атлары үрчетә, Интернетта популяр блог алып бара.
Шушы көннәрдә ул Мәскәүдәге "Россия" күргәзмәсе өчен флешмоб оештырган. Анда мең ярым ат тезелеп, «Россия» сүзен барлыкка китергән.
Фермер илнең һәм республиканың чын патриоты булуын күрсәтте.
Хәзерге вакытта Башкортстан көннәре уза торган экспозициягә килүчеләр тагын бик күп кызыклы нәрсәләр күрде. Мәсәлән, монда башкорт менюсы белән фудкорт эшли.
Фото: "Моя Уфа"