Якын көннәрдә Башкортстанда 4 градуска кадәр җылыта. Синоптиклар фаразлары буенча, инде бүген, 25 февральдә, термометр баганалары -6,-11 градус, таулы районнарда 0,5 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнбатыштан, талгын.
Дүшәмбе көнне, 26 февральдә, шулай ук явым-төшемсез, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы -13,-18, урыны белән -22,-27, көндез -2,-7, таулы районнарда 3 градуска кадәр җылы булачак.
Сишәмбе көнне, 27 февральдә, төнлә һава температурасы -12,-17, урыны белән -22гә кадәр, көндез -1,-6, көньяк-көнчыгышта - 4 градуска кадәр җылытачак.