Форумны ачу тантанасыннан соң булачак чарада СНТларны үстерүнең иң мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. «SMART-бакчачы» форумында Башкортстанның министрлыклары, ведомстволары һәм төбәк операторлары вәкилләре катнашлыгында күргәзмә һәм консультация зоналары да оештырылачак.
Чараның төп темасы - торак пунктларның чикләрен киңәйтү. Форумда традицион рәвештә чүп чыгару, коммерция карамагында булмаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт ярдәме күрсәтү, җир кишәрлекләре һәм күчемсез милекне кадастр исәбенә кую, юлларны ремонтлау, шулай ук электр, су һәм газ белән тәэмин итү һәм башка күп кенә темаларга тематик "түгәрәк өстәл"ләр узачак.
Фото: sntrb.ru