+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 март , 18:50

“Альтернатива” спортчылары белән дә дан тота

2023 елда Октябрьскийның  җитештерү предприя­тиеләре һәм оешмалары арасында спорт буенча комплекслы спартакиадада “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы икенче алдынгы урынны яулады.

“Альтернатива” спортчылары белән дә дан тота
“Альтернатива” спортчылары белән дә дан тота

Шунысы үзенчәлекле, “Альтернатива” командасы ел дәвамында оештырылган 12 спорт бәйгесенең 11ендә катнашып, шактый югары нәтиҗәләр күрсәтте. Пластмасса әйберләре җитештерүче завод спортчылары узган ел бәйгеләрендә чаңгы спортында, йөзүдә, дартста җиңүчеләр буларак танылды, өстәл теннисында – “көмеш”, җиңел атлетикада “бронза” медальләр яулады, ГТО һәм спорт фестивальләрендә, җиңел атлетика ярышларында дүртенче урынга чыкты, мылтыктан ату турнирында һәм волейбол буенча ярышта (ир-атлар командалары) алтынчы урынны алды.
Коллектив өчен бу зур әһәмияткә ия, шәһәрнең алдынгы предприятиесе хезмәттә генә түгел, спорт ярышларында да сынатмый. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы “Спартак” спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте, бүләкне исә “Альтернатива” җәмгыяте җитәкчесе, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов кабул итеп алды.
Шул ук көнне биредә хезмәт коллективлары арасында шәһәр беренчелегенә чаңгы ярышлары да үтте. “Альтернатива” чаңгычылары бу юлы да яхшы күрсәткечләргә иреште, яшь төрләре буенча өч спортчы призлы урыннар яулап, команда составында алдынгылыкны бирмәде. Атап әйткәндә, Александр Мельман беренче урынны яулады, Алексей Храмов – пьедесталның икенче баскычына күтәрелде, Эльмира Фәхретдинова өченче булды.
Агымдагы елда “Альтернатива” зур максатлар куя – спортка яшь көчләрне җәлеп итеп, шәһәрнең производство коллективлары арасында беренче урынны яулау һәм Октябрьскийны спорт буенча республика, ил дәрәҗәсенә чыгару.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: