+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
12 март , 18:55

Андрей Назаров Белоретның икътисади үсешенә бәя бирде

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Белорет районында Хөкүмәтнең күчмә утырышын үткәрде. Анда Хөкүмәт вице-премьерлары, төп ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибе Белорет районының социаль-икътисади үсеше перспективаларына кагылды.  

Андрей Назаров Белоретның икътисади үсешенә бәя бирде
Андрей Назаров Белоретның икътисади үсешенә бәя бирде

- Белорет районында икътисади эшчәнлекнең барлык төрләре буенча үз җитештерүенең төяп озатылган товарлар күләме 12 процентка артып, 52 миллиард сумнан артып киткән. Уртача айлык хезмәт хакы да арта - узган елда ул 13 процентка диярлек арткан һәм уртача 47,5 мең сум тәшкил иткән. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,13 процентка кадәр кимегән. Хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр арасында төп предприятиеләрнең табышының бераз кимүен билгеләп үтәм, – дип белдерде Премьер-министр.

Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, Белорет районы инвестицион проектларны озата бару эшен көчәйткән. 7,7 миллиард сумлык 37 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, 880нән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

– Үткән елда гамәлгә ашырылучы проектлар саны 15 процентка артты, ә аларның бәясе - 3 тапкырга диярлек (2,7 миллиард сумнан 7,7 миллиард сумга кадәр). Былтыр республика Башлыгының "Инвестиция сәгатьләре"ндә 938 миллион сумлык 4 инвестиция проекты каралды. Территориянең социаль-икътисади үсешендә инвестор өчен преференциаль режим булу мөһим роль уйный. Белоретта 2019 елдан 1,72 миллиард сумлык проектлар белән 14 резидент эшли һәм 650дән артык яңа эш урыны булдыра, – дип өстәде Рөстәм Моратов.

Андрей Назаров Белорет районының республикада терәк сәнәгать муниципалитетларының берсе булуын ассызыклады. Биредә иң эре предприятиеләр - Белорет металлургия комбинаты, Урал пружина заводы һәм башка компанияләр урнашкан. Җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме буенча муниципалитет республикада 7нче урында тора.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: