+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
18 март , 17:58

Республикага 620 миллиард сум инвестиция салынды

Былтыр Башкортстан икътисадына инвестицияләр күләме 620 миллиард сумнан артып китте. Бу хакта бүген атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Республикага 620 миллиард сум инвестиция салынды
Республикага 620 миллиард сум инвестиция салынды

2022 елдагы белән чагыштырганда, төп капиталга кертемнәрнең үсеше былтыр 7,6 процент тәшкил иткән. Инвестицияләр күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында 3нче һәм илебездә 16нчы урынны алып тора.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, соңгы биш елда республика икътисадына инвестицияләр 1,5 тапкыр артты, бу Русиядәге уртача күрсәткечләрдән икеләтә югарырак. Ә бишьеллык кертемнәрнең гомум күләме 2,3 триллион сумга җитте.

- Инвестицияләрне җәлеп итү буенча тырышлыгыбыз шундый яхшы нәтиҗә бирә, - диде Радий Хәбиров. - Бу - гомумкоманда эшенең нәтиҗәсе. Иң мөһиме - без, санкцион басымга карамастан, төбәктә инвесторларны җәлеп итүче уңайлы икътисади климат формалаштырдык. Шул ук вакытта мондый динамиканы перспективада саклап калу катлаулырак булачагын ачык аңларга кирәк. Шуңа күрә бу елны да плюс белән тәмамлау өчен безнең тырышлыкларны бергә тупларга кирәк. Моның өчен потенциалыбыз бар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: