Ул Башкортстан Республикасының фәнни-техник потенциалын үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дәртләндерү максатларында игълан ителде.
Конкурста университетларның һәм фәнни оешмаларның фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре, шулай ук авторлар коллективы составында икътисадның төрле тармаклары белгечләре катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез: премияләр республика Башлыгының 2022 елның 15 апрелендәге "Башкортстан
Республикасының Дәүләт премияләре турында"гы УГ-207 санлы Указы белән икътисадның һәм социаль өлкәнең инновацион үсешен тәэмин итүче табигый, техник, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр үсешенә зур өлеш керткән фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәләре өчен бирелә.
Һәр номинация буенча 1 миллион сум күләмендә өч премия (табигый фәннәр; техник фәннәр; гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр) каралган.
Премияләргә дәгъва итү өчен эшләрне рәсмиләштерү һәм тәкъдим итү тәртибе Башкортстан Башлыгының рәсми сайтында басылып чыкты
https://glavarb.ru/rus/president/komissiya_pri_glave_respubliki_bashkortostan_po_gosudarstvennym_premiyam_respubliki_bashkortostan_v_
Фото: glavarb.ru