+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 март , 11:10

“Бер секундка да тукталырга ярамый!”

Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов белән әңгәмә.

“Бер секундка да тукталырга ярамый!”
“Бер секундка да тукталырга ярамый!”

Нефтекама шәһәре – республикада иң яшь шәһәрләрнең берсе. Шулай булуга карамастан, ул үзен күптән таныткан, республика икътисадына, сәнәгатенә, социаль үсешкә зур өлеш кертүче шәһәр булып тора. Кыска гына вакыт эчендә палаткалар шәһәрчегеннән яшь, матур шәһәргә әйләнә ул: рәсми документлар буенча, 1963 елның 1 февралендә РСФСРның Югары Советы Президиумы карары белән Нефтекамага шәһәр статусы бирү турындагы Указга кул куела. 3 мартта шәһәр Советына депутатлар сайлана, ә инде 11 мартта беренче сессия үтә.
Узган ел шәһәр үзенең юбилеен билгеләде, һәм, әлбәттә, бу матур датага яхшы күрсәткечләр белән килде. Шәһәр хакимияте башлыгы Эльдар Вәлидов белән әңгәмәбез дә Нефтекаманың бүгенгесе һәм киләчәге турында.

– Эльдар Сергеевич, Нефтекама тотрыклы үсеш юлында. Узган юбилей елын нинди уңышлар белән каршыладыгыз?
– Чыннан да республикабызның иң яшь, иң алдынгы шәһәрләренең берсе Нефтекама узган елны яхшы күрсәт­кечләр белән тәмамлады. Уңышларны саннар теле белән сөйләп үтәсем килә: 2023 елда бюджет кеременең үсеше теркәлде: 11 айда ул 130,2 процент тәшкил итте. Товар җитештерү күләме, 2022 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 77,5 миллиард сумга арткан һәм 124,8 процент тәшкил итә. Сәнәгать секторында 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында үсеш темпы, 2022 елның шул чорына карата, 130,2 процент, яки 70,3 миллиард сум тәшкил итте. Болар, чыннан да, игътибарга лаек күрсәткечләр, дияр идем мин.
Бюджеттан тыш чыганаклар исә­бенә гомум күләме 24,5 миллиард сумга якын булган 35 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, алар нигезендә 1689 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Алгарышлы үсеш территориясе мәйданчыгында бүген 23 резидент теркәлгән. 2019 елдан бирле “Нефтекама” үсеш территориясе резидентлары тарафыннан шәһәр икътисадына 1 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, 1061 яңа эш урыны булдырылган. Күрүегезчә, узган юбилей елы безнең шәһәр өчен бик уңышлы булды.

– Эльдар Сергеевич, Нефтекама 2022 ел йомгаклары буенча республикада халыкның табигый үсеше күзәтелгән бердәнбер шәһәр булды...
– 2023 елның 1 ноябренә Нефтекамада 144459 кеше теркәлгән. Шәһәр халкы арта, бу куанычлы. Бездә миграция үсеше күрсәткече дә югары: 500 кеше. Бу яктан да без республикада алдынгы урыннарның берсен билибез. Ә инде мигрантлар күп икән, димәк, Нефтекама яшәү өчен уңайлы шәһәр, биредә теләп төпләнәләр, дип аңларга кирәк.

– Шәһәр, чыннан да, үсә, кыска вакыт эчендә яңа микрорайон барлыкка килде, шәхси сектор да киңәя...
– Әйе, узган елда барлыгы 83 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Халык төзегән торак өлеше, ягъни шәхси йортлар, гомум күрсәткечнең 47 проценттан артыгын тәшкил итә.

– Яңа район булсынмы ул, искеме, анда юллар торышы мөһим роль уйный. Бу уңайдан ни әйтерсез, шәһәр юллары торышы канәгатьләнер­лекме?
– Автомобиль юллары һәм тротуарлар төзеклеге – әлбәттә, иң актуаль мәсьәлә­ләрнең берсе. Юлларны ремонтлау өчен без төрле федераль, республика максатлы программаларында катнашабыз. Әйтик, “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы буенча узган ел 20 проектны гамәлгә ашырдык, 25 миллион сумга якын акча җәлеп ителде. Бу сумманың 20 миллион сумы шәхси секторда юлларны ремонтлауга юнәлтелде.
Әлеге вакытта барлык юлларны паспортлаштырабыз, планыбыз 2025 елда “Хәвефсез сыйфатлы юллар” федераль программасына керү. Бу безгә бюджет йөкләнешен шактый киметергә, әлеге вакытта юлларны ремонтлауга тотыныл­ган акчаны тротуарларны ремонтлауга һәм велосипед юллары төзүгә, шәхси секторны төзекләндерүгә юнәл­тергә ярдәм итәчәк.

– Яңа микрорайоннарга автобус хәрәкәте җайга салынганмы?
– Гомумән алганда, җайланган. Әмма йортлар салына, урамнар үсә тора, шуңа күрә бер проблема да юк, дип әйтү дөрес булмас. Кайбер маршрутлар буенча җәмәгать транспортын ешрак җибәрү, шулай ук шәхси секторда автобус маршрутларын үзгәртү буенча тәкъдимнәр бар, бу мәсьәлә игътибар үзәгендә. Республика җитәк­челегенә рәхмәт, быел шәһәргә 30 берәмлек заманча һәм уңайлы автобус кайтуын көтәбез, бу да җәмәгать транспорты хәрәкәтен үстерүгә булышлык итәчәк.

– Белүебезчә, “Нефтекама водоканалы” муниципаль унитар предприятиесе – республикада ресурслар белән тәэмин итүче иң яхшы компанияләренең берсе. Аны дәүләт милкенә күчерү шәһәргә нәрсә бирәчәк?
– Беренче чиратта, федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан ремонтка һәм реконструкциягә акча җәлеп итү өчен мөмкинлекләр зуррак булачак. “Нефтекама водоканалы” шәһәрне генә түгел, Краснокама районын да, Агыйдел шәһәрен дә хез­мәтләндерә, шуңа күрә әлеге компа­ниянең дәүләт милкенә күчүе файдага гына булачак.

– Нефтекамадагы 35 күп­фатирлы йорт авария хәлендә дип танылган. Аларга бәйле мәсьәлә ничек хәл ителә?
– Бу мәсьәләне хәл итәр өчен 29 мең квадрат метр яңа торак, ягъни 2,5 миллиард сумнан артык акча кирәк. Шунлыктан бер мизгелдә генә аны хәл итеп булмый. Якын арада территорияне комплекслы үстерү турында килешү төзиячәкбез, планда – алдагы бер-ике елда биш йортны шунда күчерәчәкбез, метражларга күчерсәк, бу өч мең квадрат метр тирәсе.

– Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте мәгълүматлары буенча, шәһәрдә эшсезлек күрсәт­кече 0,62 процент тәшкил итә. Хезмәт базарында ике меңнән артык вакансия бар...
– Әйе, эшче куллар җитешми. Әмма соңгы елларда хәл яхшыра башлады, элек Себергә йөреп эшләгән ир-атлар да өйләренә кайта, шәһәрдә эш таба, биредә хезмәт сала. Чөнки хезмәт хаклары үсте, әйтик “Чисталык һәм тәртип” хезмәтендә бик күп водительләр – элекке вахтовиклар, алар Себергә йөрмичә, биредә дә шул ук хезмәт хакын ала, өстәвенә, гаиләләре янында яши. Хезмәт хакының артуы эшче кулларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Колледж, техникум тәмамлаган яшьләр шәһәрдә калсын, читтә укыган белгечләр эшкә кайтсын өчен Нефтекама кызыктырырлык, яшәү өчен уңайлы шәһәр булырга тиеш. Шуның өчен тырышабыз. Төрле шәһәрләрдә үткән студентлар белән очрашулар да шул ук максатны күз уңында тота.

– Студентлар дигәннән, Нефтекамада күптән түгел ачылган Бөре медицина-фармацевтика колледжы филиалына бик зур өметләр баглана. Аны киңәйтү көтелмиме?
– Әлегә колледжга укырга керү өчен конкурс зур булып кала, әгәр дә бу тенденция дәвам итсә, әлбәттә, яңа белгечлекләр буенча әзерләүне киңәйтү мөмкинлеген эзләячәкбез.
Медицина турында сүз алып барганда, тиздән 16нчы микрорайонда поликлиника төзү планлаштырылуы турында да әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге вакытта объектның проекты өстендә эшлибез. Шулай ук шәһәрдә офтальмология үзәге ачу планлаштырыла.

– Яңа төзелешләр турында сүз чыккач, 14нче микрорайонда әлеге вакытта нигезе салынган мәктәп турында да әйтеп үтсәгез иде? Төзелеш нинди этапта?
– Узган елның апрелендә яңа мәктәпнең символик “беренче нигез ташы” салынды. Мәктәп 1225 укучыга исәпләнгән. Эшләр график буенча бара. Ул техник яктан бик яхшы җиһазландырылачак, монда лабора­торияләр оештыру, профильле сыйныфлар ачу күзаллана.

– Эльдар Сергеевич, шәһәр­нең Физкультура йорты бинасы авария хәлендә дип танылды һәм ябылды. Бу объект белән нәрсә булачак, ул кабат ачылырмы? Ә бит әлеге учреждение бер генә чемпионны тәрбияләмәде...
– Тулысынча килешәм, шәһәр өчен бик кирәк Физкультура йортын саклап калу – өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Әлеге вакытта бина экспертлар тикшерүе үтә. Инвестор бар, төзек­лән­дерелгән, яңартылган Физкультура йорты киләчәктә дә спорт сөючеләрне кабул итәр, дип ышанабыз.

– Шәһәрдә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Якын киләчәктә нинди объектлар төзелү көтелә?
– Шәһәрне төзекләндерү дәвам итәчәк. Быел Юбилей проспектында яңа иҗтимагый киңлек ачачакбыз. Ә инде 2025 елда мондый мәйданчыклар Әмҗә, Энергетик яки Ташкиново бистәләрендә барлыкка килер дип өметләнәбез. Кыскасы, эшләр дә, планнар да күп: биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, канализация насос станциясе төзү өстендә эш бара. Киләчәктә шәһәребезне уңышлы, якты, матур, яшәү өчен уңай­лы итеп күрәм. Ә моның өчен безгә бер секундка да тукталырга ярамый.

– 2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ә Сезнең гаилә традицияләрегез бармы?
– Гаиләм белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырышам. Кызганычка каршы, ул без теләгәнчә үк еш була алмый, шулай да барлык буш вакытны бергә үткәрәбез, бергә сәяхәт итәбез. Ниндидер традицияләрне аерып әйтә алмыйм, ләкин безне мәхәб­бәт, бер-беребезгә хөрмәт берләштерә. Тормыш иптәшем бик тәмле итеп ризык пешерә, бигрәк тә коймаклары тәмле килеп чыга, ике кызыбызны да ул үзе белгәннәргә өйрәтә.

– Эльдар Сергеевич, иң мөһим теманы да кузгатыйк: махсус хәрби операциягә шәһәр даими рәвештә гуманитар ярдәм җи­бәреп тора. Бүген тынычлык сафында торган солдатларның гаиләләренә дә игътибар зурдыр, дип ышанам.
– Сүз дә юк, махсус хәрби опера­циядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүебезне дәвам итәбез. Шәһәрдән яугирләргә 15 гуманитар конвой озатылды, үзем дә махсус хәрби операция террито­риясендә күп тапкырлар булдым, егетләр белән очраштым, алар күтәргән мәсьәләләрне хәл иттек, алга таба да хәл итәчәкбез. Шәһәрдә СВОга ярдәм итү үзәге эшли, нефтекамалылар бирегә юридик, сәламәтлек саклау өлкәләрендә һәм психологик ярдәм сорап килә. Кыскасы, бу безнең өчен өстенлекле темаларның берсе. Башкача булуы мөмкин дә түгел.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: