Башкортстанда яшәүчеләрне апрельдә өстәмә ял көне көтә. Чәршәмбе, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Бу Изге Рамазан аеның тәмамлануына бәйле.
9 апрельнең эш көне гадәти графиктан бер сәгатькә кыскартылачак.
Киләсе озын яллар русиялеләрне майда көтә. Шулай итеп, 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итәчәкбез. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчәчәк. Шулай итеп, май бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы көтелә.