+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 апрель , 09:52

Бәйгедәге чабыш аты кебек...

Күренекле җитәкче, партия эшлеклесе Мәсгутҗан Шакирҗановның тууына 100 ел.

20 мартта республикабызның тугры улы, патриот һәм гражданин Мәсгутҗан Шакирҗан улы Шакирҗа­новка 100 яшь тулган булыр иде.

Аның тормыш юлы кыска, әмма чагу була, гомеренең соңгы минутларына кадәр ул чын коммунист булып кала. Хезмәтләре шулкадәр зур, хәтта бүген, бакыйлыкка күчүенә 50 ел узгач та, аның Ватанга хезмәт итү үрнәге бакалылыларның тормышына йогынты ясый, фидакарьлек һәм принципиальлек үрнәге булып тора.


Ул Илеш районының Югары Яркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда туган районының Кадер мәктәбендә укытучы булып башлый. Аннары шул ук мәктәпкә директор итеп билгеләнә.
1942 елда Совет Армиясенә чакырыла һәм Бөек Ватан сугышында актив катнаша. 1944 елда авыр яраланганнан соң, Мәсгутҗан Шакирҗанов запаска җибәрелә. Туган ягына кайткач, Югары Яркәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, тиздән КПССның Илеш район комитеты инструкторы итеп тәкъдим ителә. Анда ул партия райкомы секретаре дәрәҗәсенә кадәр юл үтә.
1955 елның ноябрендә КПССның Бишбүләк район комитетының икенче секретаре итеп сайлана, ә 1957 елның мартында КПССның Кыйгы район комитетының беренче секретаре итеп тәкъдим ителә. Районнарны эреләтү белән бәйле рәвештә, 1962-64 елларда Салават район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли.


1964 елның мартында Мәсгутҗан Шакирҗан улы Бакалы партия райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Ул елларда безнең районга Шаран районы территориясе керә иде.


Ике районның зур территориясендә хезмәттә ул үзен энергияле, принципиаль хезмәткәр итеп күрсәтә, эшчәннәр һәм партия-хуҗалык активы арасында лаеклы хөрмәт казана.


Яңа җитәкчеләр – беренче секретарь М. Шакирҗанов һәм район башкарма комитеты рәисе Г. Хаҗипов килү белән биредә зур үзгәрешләр була. Ике җитәкче, ике фронтовик беренче урынга — авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм арттыруны, икенче урынга халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны, социаль программалар кертүне, юлларның торышын яхшыртуны һәм яңаларын төзүне куялар, бу вакыт таләбе була. Бу елларда игенчелек һәм терлекчелек күрсәткечләре шактый арта, безнең район күршеләрдән – Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле районнарыннан калышмый.
Шулай ук мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, ашлык саклау урыннары, машина-трактор парклары, терлекчелек комплекслары, кирпеч, асфальт заводлары төзелә. Аларның күбесе бүген дә эшли. Бу елларда
М. Шакирҗанов һәм Г. Хаҗипов тырышлыгы белән районда “Туймазынефтестрой” трестының төзелеш участогы, “Башмелиоводстрой”ның “ПМК-20” оешмасы, колхозара төзелеш оешмасы эшли, бу предприятиеләр районның төп төзелеш көченә әверелә. Алар терлекчелек комплекслары, социаль көнкүреш объектлары, су саклау буалары, суүткәргечләр, эшчеләр өчен торак йортлар һәм башка күп нәрсәләр төзи.
1972 елда безнең район ирешкән уңышлары өчен республикада беренчеләрдән булып илнең югары бүләгенә — КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының һәм Профсоюзлар Үзәк Комитетының Кызыл Байрагына лаек була.


Бакалылыларның М. Шакирҗанов җитәкчелегендә тулы фидакарьлек белән эшләве турында районыбыз кошчысы Е. Кириллованың республикада беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булуы сөйли.


Күп кенә колхоз-совхоз җитәкчеләре, комбайнчылар, механизаторлар, савучылар, терлекчелек тармагының башка хезмәткәрләре дә югары хезмәт бүләкләре ала. Алар арасында Ленин орденына лаек булган М. Шакирҗанов, колхоз рәисе А. Баһаветдинов, шул ук колхозның комплекслы бригада бригадиры С. Шәяхмәтов бар.


Шулай ук, М. Шакирҗановның хезмәтләрен исәпкә алып, Туймазы сайлау округы сайлаучылары 1971 елда аны РСФСР Югары Советы депутаты итеп тәкъдим итә һәм сайлый, шулай ук ул КПССның ХХІ съезды делегаты итеп сайлана.
Мәсгутҗан Шакирҗан улы үрнәкле гаилә башлыгы була. Хатыны Анастасия Яковлевна белән ике ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Алар барысы да югары белем ала, ә Марат Мәсгутҗан улы галим булып таныла.


КПСС өлкә комитетының идеология эше буенча секретаре Таһир Ахунҗанов Мәсгутҗан Шакирҗановны җирләгәндәге матәм митингында районда тәртип, әдәплелек бермәбер артуын белдерә. “Бәйгедәге чабыш аты кебек, беренчеләрдән булып финишка килеп җиткәч, аның йөрәге туктады”, – диде ул. Моннан да яхшырак итеп әйтеп булмый. Бакалыда хөрмәт йөзеннән бер урам аның исеме белән аталды, шулай ук М. Шакирҗанов эшләгән бинага мемориаль такта урнаштырылды. Мәсгутҗан Шакирҗан улы турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

Муса ГАРИПОВ.
Бакалы районы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: