+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 апрель , 18:27

"Беренчеләр хәрәкәте"ндә Башкортстан - беренче!

Башкортстан - балалар һәм яшьләрнең Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында хупланган гаризалар саны буенча лидер.

"Беренчеләр хәрәкәте"ндә Башкортстан - беренче!
"Беренчеләр хәрәкәте"ндә Башкортстан - беренче!

Республика 387 гариза җибәргән, шуларның 32се җәмгысы 62 452 000 сумлык проектта җиңүче булган. Грант алучылар саны буенча төбәк илдә - беренче, грантларның гомум суммасы буенча - дүртенче һәм Идел буе федераль округында беренче урынны алды.

Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия һәм Краснодар крае күп гаризалар җибәргән. Быел Русиянең 88 субъектыннан барлыгы 16,4 млрд сумнан артык суммага алты меңгә якын гариза килгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр диярлек күбрәк. Җибәргән материаллар арасында патриотизм һәм тарихи хәтер, мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм белем темалары өстенлек итә. "Беренче хәрәкәт“ грант конкурсында Русиянең 71 төбәгеннән 424 проект җиңгән.

Исегезгә төшерәбез, узган елда Башкортстан лидерлар рәтенә керде. Конкурста 28 проект җиңүче булды, алар 61,7 млн сум акча отты. Моннан тыш, республика иң күп грантлар бирелгән иң яхшы өч төбәк арасына керде, грантның иң зур суммасы 13,5 млн сум тәшкил итте. Республика халкы барлыгы 97 проект гаризасы биргән.

Өстәвенә, "Беренчеләр хәрәкәте" грант конкурсы элек актив иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлектә катнашмаган балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурста катнашу өчен мәктәпләр, колледжлар, иҗтимагый берләшмәләр, балалар иҗаты йортлары, театрлар, китапханәләр, югары уку йортлары, шулай ук башка оешмалар һәм шәхси предприятиеләр гариза бирә ала.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: