+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 апрель , 19:25

Радий Хәбиров: "Ярдәмегез өчен рәхмәт"

Бүген Президент Владимир Путин белән очрашканда Радий Хәбиров төбәктәге социаль йөкләмәләрнең үтәлеше турында сөйләде.

Радий Хәбиров: "Ярдәмегез өчен рәхмәт"
Радий Хәбиров: "Ярдәмегез өчен рәхмәт"
Мәсәлән, республикада алданган өлешчеләрнең хокукларын тергезү буенча дәүләт башлыгы йөкләмәсе тулысынча үтәлде. Юридик һәм икътисади чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2017 елдан республикада 14 866 кеше хокукларын тергезгән.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, сәламәтлек саклау системасының үсеше турында хәбәр итте. Тармак ярдәме белән төбәктә сабыйлар үлеме, шулай ук йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авырулар саны кими. Ә узган елда республикада уртача гомер озынлыгы беренче тапкыр 73 яшьтән артып китте.

– Бездә күпбалалы гаиләләр саны да артты, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Димәк, өченче, дүртенче балалар туа. Булган ярдәм чаралары бик нәтиҗәле эшли.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Русия Президентына мәктәп, колледж һәм балалар бакчалары биналарын ремонтлау программалары өчен рәхмәт белдерде. Бу белем бирү учреждениеләренең матди базасын ныгытырга һәм төрле фәннәрне укыту методикаларын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, 2022 елдан башлап уку йортларын капиталь ремонтлау буенча республика мәктәпләренең 140 бинасы ремонтланган. Ә төбәк ярдәме белән 27 урта һөнәри белем бирү учреждениесенең уку корпусларын тәртипкә китерделәр.

Социаль сәясәтнең тагын бер юнәлеше – фәнне һәм югары белемне үстерү. Мәсәлән, Башкортстан югары уку йортлары "Приоритет-2030" федераль программасында актив катнаша.

- 2019 елда Сезнең белән очрашканда, мин нәкъ менә университетлар мәсьәләсендә ярдәм сорадым. Без моны тормышка ашырдык. Бездә "Приоритет" программасында өч югары уку йорты, лабораторияләр, яшьләр һәм мегалабораторияләр бар, – диде Радий Хәбиров. - Барлык рейтингларда да югары белем бирү системасы бик яхшы күренә. Без программаны нәкъ менә студентлар, аспирантлар һәм яшь укытучылар өчен эшләдек, стажировка яки торак шартларын яхшырту өчен елына 200 млн сум бүлеп бирәбез: ипотеканың беренче өлешен түләүгә яки торакны арендалауга.

Русия Хөкүмәте һәм ил башлыгы ярдәме белән Уфада шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең студентлар кампусын төзү проекты гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, быел февраль башында Владимир Путин 37 мең кв. м мәйданлы яңа объект – IQ-паркның беренче чираты эшенә старт бирде.

Башкортстан Башлыгы Русия Президентына кампусның икенче чиратының булачак рәвешен тәкъдим итте. Ул гомум стилобат белән берләштерелгән җиде манараны үз эченә алачак. Икенче чиратның мәйданы – 103 мең кв. метр.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: