+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 апрель , 16:56

Өйләрегез һәрчак нурлы, “Кызыл таң”лы булсын!

Иске Тукмаклыда гәзитчеләр белән очрашу матур тамашага әверелде. Күңелле, матур, көтелмәгән сюрпризларга бай һәм истәлекле очрашуны – “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н сезнең авылда да үткәрү мөмкинлеге бар. “Кызыл таң”чылар, Уфа артистлары һәм урындагы үзешчәннәр белән берлектә сезне бай тамаша көтәчәк. Безнең белән элемтәгә чыга аласыз. Телефоннар 8 (347) 273-50-56, 8 (347)272-13-61. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә (https://vk.com/kiziltan102) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өйләрегез һәрчак нурлы, “Кызыл таң”лы булсын!
Өйләрегез һәрчак нурлы, “Кызыл таң”лы булсын!

"Кызыл таң" үзенең “Җырлы кичләр”е белән бәрәкәтле Кушнаренко җирендә – Иске Тукмаклы авылында булып кайтты.

Кичәбез, гадәттәгечә, ”Кызыл таң” гимны белән башланып китте. Аның сүзләрен якташыбыз, шагыйрь Роберт Миңнуллин, музыкасын шулай ук якташыбыз, күренекле композитор Резеда Әхиярова язды. Гимнны Филүс Каһиров башкаруында яңгыраттык.

Гадәттә, “Кызыл таң”чылар һәм аның дуслары белән очрашулар йөрәкләрдән йөрәкләргә, күңелләрдән күңелләргә дуслык күпере сала. Моңа беренче адымны үзенең моңнары белән концерты ачып җибәргән “Татар җыры”, “Дуслык моңы”, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге халыкара конкурслар лауреаты Ратмир Вәлиев ясады.

Иске Тукмаклының киң күңелле, ихлас кешеләр, моңлылар төбәге булуын концертыбызда катнашкан авыл үзешчәннәре күп тапкырлар раслады. Авылда, районда үтүче барлык мәдәни чараларның катнашучысы, мәдәният йортының “Ак калфак” вокаль ансамбленең чыгышлары кичәнең бер бизәге булды. Аңа мәдәният йорты оештыручысы Ирина Әюпова җитәкчелек итә. Иске Тукмаклы турында җыр тоташ бер композициягә әверелгән. Өлкән яшьтәгеләрдән торган төркем җырласа, мәктәп укучылары биеде, бу күмәк чыгыштан сәхнә башкаручлар белән тулды, хәтта.

Репертуар сайлаганда да аптырыйсы түгел, җырларның сүзләрен дә, көен дә язучылар үзләрендә. Алар – Фаил Әлимов һәм Роза Якупова.

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре Ватанга, туган төбәгебезгә, туган телебезгә сөю тәрбияләү максатында республиканың төрле районнарындагы авылларда оештырыла. Бу чарада еш кына бик теләп катнашучы Кушнаренко районының Югары Сәет авылында яшәп иҗат итүче, бөтен гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган автор-башкаручы Резида Сабитова да әлеге очрашуга килүне үзенең изге бурычы дип исәпләде. Аның Дилә Булгакова сүзләренә язылган “Балалар бәллүдә, уятма!” дигән җыры аеруча күңелләргә үтеп керде.

Әйткәндәй, “Кызыл таң” оештырган бу очрашулар артисларның халык һәм бер-берсе белән аралашу чарасы гына түгел, ә эшлекле мөнәсәбәтләр, бәйләнешләр булдыру урыны да. Шуның бер мисалы кызыклы. Туймазы районында үткән әлеге “Җырлы кичләр”нең берсендә катнашкан Резида Сабитова үзенең табадан гына төшкән җырын шулай ук безнең концертыбызда катнашырга килгән җырчы-актер Марсель Мөсәвировка тәкъдим иткән. Шулай итеп ул “Тюльпаннар” җырын бик матур итеп башкарып, дөньяга чыгарды, клип төшерде. Ул җырның сүзләрен Иске Тукмаклы егете Риф Сәхибгәрәев язуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ә безнең концертта аны шушы авыл мәктәбе укытучысы Линур Әхтәмов яңгыратты.

106 яшьлек “Кызыл таң” канаты астында тиздән 20 яшен тутырган “Әллүки” балалар журналы чыгып килүен дусларыбыз белә. Концертыбызның аңа багышланган өлешен үзенең җыры белән Иркә Әхтәмова бизәде. Сәнгатькә, сәхнәгә тартылучы гаиләдә тәрбияләнүче бу кыз җырлавы, биюе белән сокландырып кына калмады, “Әллүки” журналын даими укучыбыз булуы белән дә сөендерде. Гомумән, шуны әйтергә кирәк, залда “Кызыл таң”ны, “Тулпар”ны алдыручы өлкәннәр белән беррәттән, әниләре белән бергә “Әллүки”не укучы сабыйлар да утыруы безнең өчен шатлыклы булды. Мәдәният йортының “Яшьлек” балалар бию ансамбле (җитәкчесе Ирина Әюпова) чыгышы күңелләрне тагын да күтәреп җирбәрде.

Ә инде безнең концертларыбызның даими катнашучылары – Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский “Кызыл таң” күчтәнәченнән “авыз иттерде”: “Игезәкләр” һәм “Кодача” спектакльләреннән күрсәтелгән өзекләр җырлы-моңлы тамашага әверелде.

Иске Тукмаклыда "Кызыл таң"га һәм аның канаты астында чыгып килүче “Тулпар” яшьләр һәм “Әллүки” балалар журналларына тугры калган кешеләр яшәвен күреп шатландык. Аларны сәхнәгә чакыру кичәнең кульминацион өлешенә әверелде. Төп кунакларыбыз ­– басмаларыбызны алдыручылар үзләренең гәзит-журналларыбыз турында фикерләрен дә белдерде, бүләкләребезне дә кабул итте. Аларның күбесе гомере буе “Кызыл таң” алдыра. Шуларның берсе – элекке педагог, 94 яшьлек Гали абый Сафин бу очрашу белән илһамланып, үзенең дә яшьлегендә Уфада концертларда катнашып йөрүен хәтергә төшереп, күңеле тулды, хәтта.

Бу көнне концертыбызда чыгыш ясаучы һәркем, залда утырган тамашачыларның барысы да диярлек бүләкләр белән кайтып китте. Фойега куелган өстәлләргә “Кызыл таң”ның, “Тулпар”ның, “Әллүки”нең яңа саннары тезелгән иде. Теләге булган һәркем аларны ала алды. Туган көне булып узган һәм гомер бәйрәме көтелгән тамашачыларыбыз да бүләкләнде. Әмма иң зур күчтәнәчебез “Кызыл таң”да басылып чыккан Иске Тукмаклы авылы турында тоташ бер биттән торган сәхифә булды.

Эшкуар Зөлфия Вәлиева агымдагы ярты елга мәктәп укучыларына 10 данә “Әллүки”, матбугатны актив укучы ветераннарга һәм урындагы учреждениеләргә 10 данә “Тулпар” бүләк иткәч, сөенечебез тагын да артты. Эшкуарның эшләре уң барсын.

Иске Тукмаклы – бик күп юнәлешләрдә күркәм авыл. 90 яшен тутырган ун өлкән яшьтәге кеше, 101 яшьлек Гафирә Сәяпова да илебез тарихында якты эз калдырган мөхтәрәм өлкән яшьтәге абый-апалар кавеменнән, әлбәттә. Аларга багышлап ветеран-педагог Роза Якупова җыр башкарды.

Җаннарны җылыткан, йөрәктән йөрәккә дуслык күпере салган кичәдән соң, күмәк чәй табыны артында хис-тәэссоратлар белән уртаклашып, кунакчыл искетукмаклылыларга рәхмәт әйтеп, юлга кузгалдык.

Әлеге очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, авыл хакимиятенә, мәдәният йорты хезмәткәре Ирина Әюповага, китапханә, почта бүлеге хезмәткәрләренә, мәктәп, балалар бакчасы коллективларына, авыл ветераннарына, битараф калмаган һәркемгә, гомумән, авыл халкына зур рәхмәтлебез.

Резеда НУРТДИНОВА,

Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА фотолары.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: