+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 апрель , 12:17

Экологик форум старт алды

11-13 апрельдә Уфада «ЭКСПО» күргәзмә комплексында экологик форум һәм «Экология һәм технологияләр» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Чараны ачуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Быел форум эшендә Русиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Казахстан һәм Беларусь республикаларыннан вәкилләр катнаша. Барлыгы 27 эшлекле чара планлаштырылган. Күргәзмәдә сәнәгать һәм коммуналь калдыклар белән эш итү, тирә-як мохитне мониторинглау, һава һәм суны чистарту өлкәсендә җиһазлар һәм технологияләр тәкъдим итүче 80 компания катнаша.

Оештыручылар фикеренчә, форум һәм күргәзмә экологик хәвефсезлекне тәэмин итү, тирә-як мохитне саклау һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә җавап табарга ярдәм итәчәк. Чара кысаларында барлык кызыксынучылар бергәләп экологик көн тәртибенең төп мәсьәләләре турында фикер алышырга һәм аларны хәл итү вариантларын табарга чакырыла.

© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев
- Хәерле көн! Форумның Уфада үтүе - безнең өчен зур җаваплылык һәм зур мәртәбә, - дип сәламләде Радий Хәбиров, - Без республикабызда шәһәрләр, территорияләр һәм авыллар матур, уңайлы һәм төзек булсын өчен зур эш башкарабыз. Экология ягыннан килеп чыккан сорауларны һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Шуңа күрә безгә башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу бик мөһим.
© reo.ru
Фото:© reo.ru

Форумны ачу тантанасында Кыйгы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы файдалануга тапшырылды. Комплексның куәте елына 80 мең тонна тәшкил итә, инвестиция күләме - 300 миллион сум. Объектны монтажлау эшләре узган елның декабрендә тәмамланды, ә бүген видео-конференц-элемтә режимында Радий Хәбиров аның эшенә старт бирде.

Шулай ук чара кысаларында Уфа дәүләт нефть техник университетының (УДНТУ) белән Русия экология җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак. Ә яшь ЭКОлидерлар форумы проектларының аерым мәйданчыгында балалар экология-биология үзәкләренең икенчел чималдан һәм көнкүреш калдыкларыннан эшләнгән 24 арт-объект эшләре тәкъдим ителә. Аеруча сакланучы табигать территорияләренең презентацияләр зонасы һәм республиканың аучылык хуҗалыклары экспозициясе аерым игътибарга лаек.

Форумның тулы программасы белән чараның рәсми сайтында таныша аласыз.

Читайте нас: