+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 апрель , 16:43

Сөенче, Әүлия чишмәсе уянган!

Гарәбстандагы Зәм-зәм суына тиңләгән чишмәне күргәнегез бармы?

Сөенче, Әүлия чишмәсе уянган!
Сөенче, Әүлия чишмәсе уянган!

Учалы районынының Иске Бәйрәмгол авылы янында Әүлия чишмәсе уянган. Баштагы 3-4 көндә су күтәрелеп, чишмә якынча 25 көн ага, аннары 10-15 көн эчендә кими барып, кабат җир астына кереп югала. Чишмә кешеләргә уртача 40 көн суын бирә ала.

Язгы айларда, кайчак җәй башында гына ургылган гаҗәп инешне Гарәбстандагы Зәм-зәм су белән чагыштыралар. Изге су төрле авыруларга дәва булганга ышанган халык күпләп чишмәгә агыла.

Моның өчен гади аңлатма да бар. Судагы химик матдәләр кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, ул минералларга бай. Андый уникаль чишмә башка җирдә юк - су еллар буенча искерми саклана. Шифасы лаборатор тикшерүләр белән расланган.

Фото: Зөһрә АРСАЕВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: