+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
17 апрель , 22:10

Сергей Лавров Башкортстанның үсешен югары бәяләде

17 апрельдә Мәскәүдә Башкортстанның икътисади, инвестицион һәм туристик потенциалы презентациясе кысаларында Русия чит ил эшләре министры, илнең Ишкәкле слалом федерациясенең Попечительләр советы рәисе Сергей Лавров һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров очраштылар.

Сергей Лавров Башкортстанның үсешен югары бәяләде
Сергей Лавров Башкортстанның үсешен югары бәяләде
Очрашу башында Башкортстан Башлыгы министрга дипломатик хезмәткәрләрнең һәм төрле дәрәҗәдәге экспертларның киң аудиториясенә Башкортстанның мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

- Бу - безнең республика үсеше өчен мөһим адым. Сез беләсез, без актив тышкы икътисади эшчәнлек алып барабыз һәм соңгы елларда Русия Чит ил эшләре министрлыгы ярдәме белән чит илләрдә күпсанлы сәүдә вәкиллекләребез ачтык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Мәдәни һәм гуманитар элемтәләр актив рәвештә киңәя. Аеруча төп партнерларыбыз – Беларусь һәм Казахстан белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ә Абхазия белән хезмәттәшлек кысаларында быел Уфада колоннада ачарга планлаштырабыз, ул башкорт һәм абхаз халыкларының дуслыгын символлаштырачак.

Сергей Лавров ассызыклаганча, идарә итү командасы тырышлыгы белән республика икътисадны, шулай ук мәдәни һәм спорт өлкәсен үстерү буенча Русиядә лидерлык позицияләрен саклап кала.

- Башкортстан бу өлештә - илебезнең йөзе. Сезгә актив тышкы икътисади эшчәнлегегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Моннан тыш, төбәктә спортның яхшы темплар белән үсүен беләм. Аерым алганда, Уфада Ишкәкле слалом комплексы төзелә – дөнья дәрәҗәсендәге заманча корылма, – диде Сергей Лавров. - Республика вәкиле Алсу Минһаҗева - слалом буенча иң яхшы спортчы кызларның берсе. Башкортстан атлетларына уңышлы чыгышлар, яңа якты җиңүләр телим.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Сергей Лавровны быел җәй һәм көз Уфаның 450 еллыгына багышланган чараларда катнашырга чакырды.

***

Русиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук Башкортстан экспозициясен карадылар. Аны Русия Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Дипломатик корпуска хезмәт күрсәтү буенча баш җитештерү-коммерция идарәсе мәдәни үзәге мәйданчыгында җәелдергәннәр.

Биредә социаль-икътисади үсеш өлкәсендәге казанышлар, уникаль табигый матурлык һәм төбәкнең үзенчәлекле мәдәнияте тәкъдим ителде.

Сергей Лавров һәм Радий Хәбиров экспозицияне карауны традицион күчмә тирмәгә барудан башладылар, анда кунакларны республика халыкларының көнкүреше һәм милли аш-суы белән таныштырдылар. Башкорт ихатасында министр чолык балын татып карады. Радий Хәбиров мондый борынгы технологиянең Башкортстанда гына сакланып калуын сөйләде.

- Бөрҗән чолык бал кортларын саклау өчен без умартачылыкка ярдәм программасын кабул иттек һәм Бөрҗән районы территориясендә махсус заказник булдырдык, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Экспозициянең үзәк урыннарының берсен легендар хәрби җитәкче, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең күчермәсе биләп тора. Төбәк Башлыгы Сергей Лавровка һәйкәлнең Уфаның Совет мәйданында һәлак булган Ватанны саклаучылар хөрмәтенә куелганын сөйләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: