— Музейда балалар өчен бүленгән ярты сәгатькә берничек тә сыешып булмый, — ди музей җитәкчесе Гөлназ Гәрәева. – Без алар белән очрашуга инструкция буенча планнар төзеп әзерләнәбез. Ә чынында бер сәгать һәм аннан да күбрәк аралашабыз, таныштырабыз, күпсанлы “Ник алай, ник болай?” сорауларына җавап бирәбез.
Шушы көннәрдә 6нчы балалар бакчасының Фәнзия Арсланова җитәкчелегендәге урта төркем балалары музей белән танышты. Фәнзия Наил кызы гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлады. Аның тәүге тәрбияләнүчеләре инде үзаллы тормыш белән яши, балаларын шушы бакчага йөртә. “Нәниләребез өчен һәр тәрбияви чараны күркәмрәк, эчтәлеклерәк итәргә тырышабыз. Алар мондый чараларны көтеп ала, кызыксына. Туган якка мәхәббәт сабый чактан ук тәрбияләнсә генә нәтиҗәле була”, — ди Фәнзия Наил кызы.