+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 Май , 12:45

Бер мизгелдә гаиләсен югалтты...

Яшь әни һәм аның кечкенә ике баласы белән хушлашу булды. Алар коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә апрель ахырында һәлак булган иде. Авариядә гаилә башлыгы гына исән калган.

Бер мизгелдә гаиләсен югалтты...
Бер мизгелдә гаиләсен югалтты...

Ул көнне көндез ир белән хатын биш айлык уллары һәм өч яшьлек кызлары белән "Шевроле Ланос" автомобилендә Магнитогорск - Ира трассасыннан Стәрлетамакка китә.

Көтмәгәндә Күгәрчен районының Морак авылы янында аларга каршы "Десятка" машинасы килеп чыга. Бик каты бәрелеш нәтиҗәсендә "Ланос" юл читенә төшеп китә.

Айгөл һәм балалар һәлак була, ә Зариф һушсыз хәлдә дәваханәгә эләгә. Якыннарының юклыгына ул әле дә ышанмый, аларны дәваханәдә дип уйлап, күрергә тели...

Җирләүләр Зианчура районында, һәлак булган хатынның туган ягында булды. Исән калган ир әле дәваханәдә.

- Сөйгәннәремнең барысын да берьюлы югалттым. Безнең планнарыбыз шулчаклы күп иде... - ди Зариф.

Фото: [leech=https://vk.com/incident02]https://vk.com/incident02[/leech]

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: