Киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирә мохитне саклау - «Роснефть» эшчәнлегенең өстенлеге. Компания берничә масштаблы экологик программаны гамәлгә ашыра һәм әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтыны киметү һәм җитештерүнең экологиклыгын арттыру өлкәсендә лидер булып тора.
Компания ел саен табигатьне саклау эшчәнлегенә, шул исәптән урманнарны тергезү буенча чараларга шактый акча бүлә.
«Яшел яз-2024» экологик өмәсенең төп чарасы «Яшел Башкортстан» төбәк акциясе кысаларында узды. Республиканың Дәүләкән районы «Аслыкүл» табигый паркында «Башнефть-Добыча» хезмәткәрләре 24 мең агач утырткан, бу чишмәләрнең кибүен булдырмаска һәм Аслыкүлне табигый су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төбәкнең иң зур күлен корылыктан коткару максатында нефтьчеләр узган елның көзендә 30 мең яшь карагай утырткан иде инде.
Максатка ярашлы иң нәтиҗәле булачак участокны Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Биология институты экспертлары билгеләде. Аслыкүл янында урман массивын утырту сулыкның гидрологик режимын тергезү өчен уңай шартлар тудырачак.