+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 Май , 12:18

Торатауда геология музее ачылырмы?

Галимнәр Торатауда геология музее булдырырга тәкъдим итә. Төбәк җитәкчелеге ни дип җаваплый?

Торатауда геология музее ачылырмы?
Торатауда геология музее ачылырмы?

Башкортстанның җир асты һәм өсте байлыклары күп галимнәрне җәлеп итә һәм сокландыра. Мәсәлән, Стәрлетамакта Иван Скудин җыйган таш музее бар. Коллекция уникаль - ташта сакланган күп моллюсклар, калдыклар монда гына бар.

Русия Фәннәр академиясенең Палеонтология институты өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Мазаев Торатау янында геология музее булдырырга тәкъдим итә. Галим фикеренчә, шиханнар бөтен дөнья галимнәре өчен генә түгел, ә туристлар өчен дә зур кызыксыну тудыра.

Исегезгә төшершбез, 4 майда Ишембай районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Торатау» геопаркының визит-үзәге янында урнашкан этнокомплексны ачуда катнашты. Этнокомплекс бизәкле 6 башкорт тирмәсеннән торган ансамбльдән гыйбарәт.

Биредә төбәк җитәкчесе галим Алексей Мазаевның үтенеченә җавап бирде, «Торатау» геопаркы территориясен алга таба үстерү планнары турында сөйләде.

- Монда геология музееның филиалын булдыру турында уйлыйбыз. Безнең запасникларда бик күп кызыклы объектлар саклана, аларны кешеләргә күрсәтергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Геопарк өчен халыкара статус алу өчен зур эш алып барабыз. «Торатау» да, «Янгантау» кебек үк, ЮНЕСКОның глобаль геопарклар челтәренә керер дип өметләнәбез. Бу безгә табигатебезне, уникаль объектларны сакларга һәм шул ук вакытта бу территорияне күбрәк туристлар өчен ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: