+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 Май , 22:42

Радий Хәбиров: "Иң мөһим һөнәрләрнең берсе – педагог һөнәре"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында югары уку йортларының педагогик белгечлекләре студентлары белән очрашты.

Радий Хәбиров: "Иң мөһим һөнәрләрнең берсе – педагог һөнәре"
Радий Хәбиров: "Иң мөһим һөнәрләрнең берсе – педагог һөнәре"

Радий Хәбиров үзенең кереш сүзендә педагогик һөнәрнең хәзерге тормышта аерым әһәмиятен ассызыклады.

- Монда студентлар гына түгел, ә иң актив яшьләр җыелды. Сез иҗтимагый эш, волонтерлык һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәсез, югары уку йортларын үстерүдә катнашасыз, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы республика педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү системасын камилләштерүне дәвам итәчәге хакында белдерде. Алга таба ул студентларның сорауларына җавап бирде.

Булачак педагогларны укуны тәмамлаганнан соң югары уку йортларын тәмамлаучыларны бүлү системасына Радий Хәбировның мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, әгәр студент максатчан юнәлеш буенча укымаса, бу мәсьәләгә сак карарга кирәк.

Аралашу вакытында булачак укытучылар үз һөнәрләрен абруйлы һәм ихтыяҗлы итәр өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген сорадылар. Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе студентларга эчтәлекле диалоглары һәм иң мөһим һөнәрләрнең берсен – педагог һөнәрен үзләштерергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: