+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
22 Май , 09:27

Авылның ак әбие

Яңа Почкакта яшәүче Нурсәгадәт Габдулнәфыйкова 99 яшен билгеләде.

Авылның ак әбие
Авылның ак әбие
Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк, дигәннәрен еш ишетәбез. Ә үкенмәслек итеп яшәү ничек була соң ул? Бу сорауга мин гүзәл табигать кочагында урнашкан Яңа Почкак авылында яшәүче Нурсәгадәт әби Габдулнәфыйкова кебек, кешеләргә — рәхим-шәфкатьле, якыннарына, туган-тумачага ярдәмчел булып, намус белән тырышып эшләп, игелекле бала үстереп, дип җавап бирер идем. Шушы көннәрдә 99 яшен билгеләп үткән авылның хөрмәтле ак әбие нәкъ менә шундый күпләргә үрнәк булырдай гомер юлы узган.

Күркәм туган көне уңаеннан Нурсәгадәт Нургали кызы якыннары, кызы, оныкларыннан гына түгел, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевтан да котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Район җитәкчесе, тантана сәбәпчесенә ихлас теләкләрен җиткереп, котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды.
– Туган көнегез уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Тарихи вакыйгаларда катнашып, туган районыбыз һәм киләчәк буын өчен хезмәт салып, катлаулы тормыш юлын лаеклы үтүегез өчен рәхмәт Сезгә! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаиләдә бүгенгедәй җылы мөнәсәбәтләр, Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим. Йөз яшегезне тутыргач та менә шулай очрашырга насыйп булсын! – диде ул.
Юмаш авылы биләмәсе башлыгы Илсөяр Гарифуллина да хөрмәтле ак әбигә иң җылы, иң матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Шушы буын кешеләренә тормыш юлында күпне күрергә һәм кичерергә туры килүенә карамастан, үзен бәхетле дип исәплидер, мөгаен. Әмма, ни гаҗәп, мондый кешеләр беркайчан да, бернигә дә зарланмый, нинди генә авыр хәлләр булса да, күзләрендәге яшәү чаткысы сүрелми. Алар, булганына шөкрана кылып, тормышка куанып гомер кичерә. Нурсәгадәт әби дә балачагын, яшьлек елларын сабыр гына искә алып, хәтер йомгагын сүтте.
Ул 1925 елның 21 апрелендә Митрә-Әюп авылында дөньяга килгән. Бик яшьли әти-әнисез калган. Гаиләдә өч бала үсәләр. Әтисе һәм ике абыйсы фронтка китәләр һәм кире кайтмыйлар. Әнисе авырып үлә. Картәтисе кечкенә Нурсәгадәтне Иске Почкак авылына алып китә һәм ул шунда үсә.
Хезмәт эшчәнлеге 12 яшеннән Иске Почкак авылының “Таш елга” колхозында башлана. 15 яшендә Котый авылында (хәзерге Уйбулат авылы) май заводына эшкә урнаша. 1943 елда Хөрмәтулла Габдулнәфыйковка кияүгә чыга, Светлана исемле кыз үстерәләр. Кызганычка каршы, ире 1989 елда вафат була. 46 ел колхозда төрле вазыйфаларда эшли һәм 1983 елда лаеклы ялга чыга. Бүген Нурсәгадәт әби кызы Светлана белән яши.
— Әнием белән әтием 46 ел татулыкта гомер иттеләр. Бик матур яшәп, миңа яхшы тәрбия биреп, наз-сөюгә төреп үстерделәр. Әнием озак еллар колхозда пешекче булып эшләде, аш-суга бик оста булды, күпереп пешкән икмәкләр салып, эшен белеп, яратып башкарды, – диде әнисенә олы сөю һәм хөрмәт хисләре белән кызы Светлана Сапоккеева.
Гомер дигәнең аккан су кебек. Арытаба да Нурсәгадәт әбигә гаиләсенең төп киңәшчесе, зур терәге булып гомер кичерергә язсын. Туган көне белән ихлас котлап, һәрчак шундый көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз, дибез. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыгызның игелеген тоеп, имин-мул тормышта яшәргә язсын.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: