"Тиздән сабантуйлар башлана. Интернеттан укыдым, нинди артистларга күпме түләнә дип. Хәзер сабантуйлар артистлар өчен генә зур бәйрәм... Быел кайберләренә 1 миллион сумга кадәр түләнәчәк дип язганнар. Былтыр 700 мең иде бугай. Кеше акчасын саный, дип әйтмәгез, нишләп ул акчаларны авыл хезмәтчәннәренә бүлеп бирмиләр икән? Аларга өч тиенлек бүләк бирәләр дә, бетте китте. Хәзер туйга, юбилейга барсаң да концерт тыңлап кайтасың, сабантуйга барсаң да концерт. Ә авылларда артистлардан да шәп җырлаучы күпме талантларыбыз бар, шуларны җырлатып, артистларга түлисе акчаларны шул авыл кешеләренә түләсәләр, ничек әйбәт булыр идедә бит! Янәсе ул акчалар спонсорларныкы диләр, ник аны авылда эшләгән кешегә бирергә ярамый микән? Дөреслек юк инде ул. Миңа киңәш тә кирәкми, сөйлисем генә килде. Ә бу сабантуйлар кемнәрдер өчен икеләтә бәйрәм инде, кыш көне үк фәлән хәтле җирдә сабантуйлар үткәрәбез дип яза башладылар..."
"Сөйлисем килә" телеграм-каналыннан.
Ә сез ничек уйлыйсыз?