Хөкүмәт вице-премьеры Урал Килсенбаев билгеләп үткәнчә, масштаблы әзерлек эше нәтиҗәсендә бәйрәм республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышында якты вакыйгага әвереләчәк.
- Бәйрәмнең иң көтелгән вакыйгаларының берсе - «Салават җире» тарихи-мемориаль паркы ачылуы. Без комплекс территориясендә мемориаль парк, күзәтү мәйданчыгы, музей төзелешен тәмамладык. Комплекс урнашкан урынга яңа юл төзелә, сәхнә һәм башка инфраструктура элементлары яңартыла, - диде спикер.
Парк Янгантау геопаркы территориясендә булдырылган. Комплексның гомум мәйданы якынча 4,5 гектар. Бу үзенең архитектурасы, масштабы һәм дизайны буенча уникаль заманча алымнары һәм технологияләре булган тарихи парк.
Фото: pravitelstvorb.ru