Уфада Агыйдел елгасы буенда тимер юл вокзалы төбәгендә коткаручылар судан бер хатын-кызны тартып чыгарганнар. Әлеге вакытта аның кем булуы ачыкана.
Шулай ук Туймазыдагы Земснаряд күленнән коткаручылар ир-атны чыгарган, аның да шәхесе билгеләнә.
Иглин районының Тикәй авылы янында Сим елгасыннан 37 яшьлек ир-егетне тартып чыгарганнар, ул 22 майдан югалган дип саналган.
Барлык һәлак булучылар турындагы эшләр хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган, оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары билгеләнә.
Көннәр эсселәнде, димәк, су коенырга теләүчеләр дә бар. Гади генә хәвефсезлдек кагыйдәләрен үтәү дә гомерләрне саклап кала алуын онытмагыз!
Фото: vk.com/incident02