+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 июнь , 16:50

Бәләбәйнең тарихи үзәге яңартылган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәләбәй районында эш сәфәрендә булды.  

Бәләбәйнең тарихи үзәге яңартылган
Бәләбәйнең тарихи үзәге яңартылган
2021 елда Бәләбәй "Старогородецкий" үзәге проекты белән «Бәләбәй: төрмә замогы кварталы» Кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.

Бу - шәһәрнең тарихи үзәге, анда 20ләп мәдәни мирас объекты тупланган: төрмә замогы, сәүдә рәтләре, земство идарәсе бинасы, Михаил-Архангел чиркәве һәм башкалар. Монда ук муниципаль мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре урнашкан.

Кварталның йөрәге - Бөек Екатерина чорындагы төрмә залы. Аны 1775 елда төзегәннәр һәм Пугачев фетнәсе вакытында Себер трактында күчерү төрмәсе буларак кулланганнар.

Бүген Бәләбәйгә эш сәфәре кысаларында «Старогородецкий» скверында башкарылган эшләрнең барышын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәяләде.

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев эшләрнең 2022 һәм 2023 еллар дәвамында ике этапта башкарылуы турында сөйләде.

Аның гомум бәясе 180,4 млн сум тәшкил итә. Проект кысаларында территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү башкарылган, парковка мәйданчыклары киңәйтелгән, ял итү зоналары оештырылган, Заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, амфитеатр барлыкка килгән, җәяүлеләр юллары, яктырту ремонтланган.

Бу - хәзер бөтенләй яңа һәм заманча шәһәр мәйданы. Ул Бәләбәй халкының яраткан ял итү урыны булып тора, анда үзәк урынны заманча төсле фонтан били.

"Монда эшлисе эшләр бар әле. Бәләбәй федераль программада катнашуын дәвам итә, өченче конкурска гариза бирделәр. Гомумән, без Русиядә беренче булдык, хәзер грантлар саны, шәһәрләр һәм авылларның ремонтланган мәдәни үзәкләре саны буенча өчлектә. Шуңа күрә актив катнашырга, ә халыкка тавыш бирергә кирәк", - диде Радий Хәбиров.

***
Радий Хәбиров Бәләбәй сөт комбинатында булды. Төбәк җитәкчесе предприятие эше, җитештерү куәтләрен үстерү белән танышты, шулай ук хезмәт коллективы белән аралашты.

Бәләбәй сөт комбинаты - Русиянең иң эре каты сыр җитештерүчеләренең берсе. Бүген аның продукциясе Русиянең һәм Казахстанның 250 шәһәрендә тәкъдим ителгән. Предприятиегә 1932 елда нигез салынган һәм 90 ел дәвамында төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Җитештерүдә барлыгы 700дән артык белгеч эшли.

Башкортстан Башлыгы предприятиенең төп җитештерү мәйданчыкларында булды һәм аның җитәкчелеге белән алга таба үсеш планнары турында фикер алышты. 2023 ел нәтиҗәләре буенча комбинат 130 мең тоннадан артык сөт чималы эшкәрткән һәм 13 мең тоннага якын каты һәм йомшак сыр җитештергән. Җитештерелгән продукция ассортиментында шулай ук май һәм коры сөт продуктлары бар.

Предприятиедә булганда, Башкортстан Башлыгы комбинат коллективы белән аралашты. Радий Хәбиров хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

- Быел Бәләбәй сөт комбинаты йомшак сырлар чыгара башлаячак. Бу предприятиенең ассортимент линейкасында яңа продукт, ул безнең халыкка кирәк булыр дип өметләнәм, – диде Радий Хәбиров. - Һәм, әлбәттә, җитештерүне башлап җибәрү предприятие үсешендә чираттагы җитди адым булачак.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: