+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 июнь , 21:37

Әтисе СВОда булган кызны кыйнаган

Әлеге хәл белән прокуратора кызыксына.

Әтисе СВОда булган кызны кыйнаган
Әтисе СВОда булган кызны кыйнаган

"Мин сине үтерәм!" Медицина колледжы студенты төркемдәшен шушы һәм башка оятсыз сүзләр әйтеп кыйнаган.

Конфликт студент-медикларның җәйге практикасы вакытында Сибай шәһәренең бер клиникасында булган. 19 яшьлек Родион: "Төшке аш 20 минут түгел, ә озаграк дәвам итәргә, ә башка төркемдәшләре мине табиб-укытучылар алдында якларга тиеш", - дип белдерә.

Нәтиҗәдә, бәхәс барлыкка килә. Тәүдә ул Эльвина исемле төркемдәш кызын әнисе булмавы белән рәнжетә, ә соңыннан әтисен "Аюлар ашасын!" ди. Әлеге вакытта кызның әтисе СВОда. Сүз иярә сүз чыгып, нәтиҗәдә агрессор аңа йодрыклары белән ташлана һәм башына суга.

Егет тоткарланган һәм кылган эшен таныган, әмма 19 яшьлек Эльвина гафу үтенүне кабул итми. Хәзер кыз стационарда дәвалана, аның баш мие селкенгән һәм төрле тән җәрәхәтләре алган. Родионны укуыннан куганнар. Бу эш белән "Хәвефсез интернет лигасы" директоры Екатерина Мизулина һәм Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кызыксына.

Фото: rus.bashgazet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: