+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 июнь , 11:18

Биредә балачак яши!

Уфа “Курчак театры” урындагы халыкның да, башкала кунакларының да яраткан урынына әверелде.Уфаның гүзәллеге, матурлыгы турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Чыннан да, тирән тарихка ия башкалабыз табигатьнең матур почмагында урнашкан. Янәшәдә генә Агыйдел, Каридел елгалары ага, тирә-ягын урманнар уратып алган. Әмма шәһәр, яшь кызлардай, һаман гүзәлләнүен дәвам итә. Ел саен биредә яңа төзелеш объектлары барлыкка килә, искеләре яңартыла, ә аның тышкы йөзе елдан-ел заманчалана. Чыннан да, безнең башкала бик күп шәһәрләрдән аерылып тора. Аеруча чит урыннарда йөреп кайтканнан соң шушында яшәвең белән бәхетле булуыңны аңлыйсың.

Биредә балачак яши!
Биредә балачак яши!

Шәһәрләрнең матурлыгы, тәү чиратта, чагу, заманча балалар мәйданчыкларында, дип әйтсәк, хата булмас. Чыннан да, шау-гөр килеп торган балалар мәйданчыгын күрсәк, әлеге шәһәрнең киләчәге барлыгы көн кебек ачык. Соңгы биш елда Уфада бик күп балалар мәйданчыгы төзелде, байтагына ремонт ясалды. Моны биредә яшәүче һәркем күреп тора.


Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасына билгеләнгәч тә муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйларга кирәклеген һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру – иң мөһим бурычларның берсе, чөнки уңайлы мохит халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, дип билгеләгән иде. Бу үз эченә төзекләндерелгән паркларны, скверларны, ял зоналарын, яхшы үсеш алган инфраструктураны һәм мәдәни чараларга ирешүчәнлекне ала. 2019-24 елларда республиканың торак пунктларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм яңарту буенча зур эш башкарылды. Күп кенә проектлар федераль акчалар җәлеп итү хисабына гамәлгә ашырыла. Бу – республиканың идарәче командасының җентекле һәм көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.


Республикада барлык проектлар да халыкның иҗтимагый мохитне формалаштыруда актив катнашуы һәм ярдәме белән тормышка ашырыла. Аларның күбесе тарихи һәм истәлекле урыннарны саклауга юнәлтелгән, болар уңайлы иҗтимагый мохит формалаштыруның мөһимлеген ассызыклый.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яңа һәм яңартылучы паркларның проектлары бер-берсенә охшамаган һәм шул ук вакытта республикада яшәүче төрле халыкларның традицияләрен һәм менталитетын һәрвакыт исәпкә ала. Әйтик, “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проектын тормышка ашыру кысаларында 2019 елдан республикада 683 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. Былтыр 123 җәмәгать территориясен яңарту 1320,3 миллион сумга төште, шуларның 25,09 миллион сумы республиканың бюджет акчалары.


Нәкъ Яңа ел бәйрәме алдыннан, 23 декабрьдә, Уфада “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында масштаблы реконструкциядән соң Башкорт дәүләт “Курчак театры” ишекләрен ачты. Учреждениене модернизацияләүгә ике ел элек керештеләр, барлыгы 1,38 миллиард сум бүленде. Тантаналы чара алдыннан, Кыш бабай белән Кар кызы сәламләгәннән соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров театр ачкычларын әкият персонажына – Уфа символы сусарга тапшырды. Төбәк җитәкчесе яңартылган театр биналарын карады һәм балалар һәм яшьләр өчен спектакльләр куюны оештыру һәм мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрү буенча учреждениенең яңа мөмкинлекләре белән танышты.

Төп зал хәзер биек түшәмнән эленеп торучы зур люстра белән бизәлгән. Театр директоры Альберт Имаметдинов сүзләренчә, ул “курчак йөртүче кулы” дип атала. Зур залда 300 урынга өч дәрәҗәле уникаль сәхнә урнаштырылган. Бу театр труп­пасының спектакльләрне оештыру мөмкинлекләрен киңәйтә. Спектакльләрдә курчаклар төрле биеклектә була ала, бу тамашаларны зуррак һәм тамашачылар өчен кызыклырак итәчәк. Беренче катта 135 урынга исәпләнгән Кече зал һәм Александр Пушкин әкиятләре стилендә бизәлгән “Алтын балык” кафесы бар. Икенче катта курчак музее һәм интерактив уен бүлмәсе ачылды. Яңартылган театр түбәсендә Җир шары моделе урнаштырылган, ул тәүлекнең караңгы вакытында әйләнеп тора. Бинаның фасады да динамик яктыртыла, аның киштәләренә зур курчаклар урнаштырылган. Төсле витражлар һәм дизайнерлык карарлары театрны, чыннан да, Башкортстан башкаласының визит карточкасына әйләндерде.


Реконструкциядән соң театр биналарының гомум мәйданы 2,5 мең квадрат метрдан 6,4 мең квадрат метрга кадәр артты. Театр директоры сүзләренчә, күбрәк чаралар оештыру өчен учреждение коллективын 90 кешедән 160 кешегә кадәр арттырырга планлаштыралар.


“Кадерле дуслар, кадерле балаларыбыз, беренче чиратта, хөрмәтле ата-аналар, хөрмәтле актерларыбыз, кадерле кунаклар! Бүген без Яңа ел һәм юбилей елы алдыннан Уфага, балаларыбызга бик җылы яхшы бүләк ясыйбыз – тылсымлы әкият дөньясын ачабыз. Бүген сезнең өчен яхшы, якты, җылы булсын өчен тырышкан төзүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Балаларыбыз мондый театрларга лаек, дип саныйм”, – дигән иде Радий Хәбиров театрны ачу тантанасында.


Әлбәттә, театрны гына түгел, аның тирә-ягын да игътибардан читтә калдырмады төбәк Башлыгы. Биредә бүген чын амфитеатр урнаштырылган. Кышын балалар матур залларда әкиятләр караса, бүген инде театр ихатасыннан халык өзелми. Территорияне төзекләндерүгә 118 миллион сум акча бүлеп бирелгән.


– Мин – өч бала әнисе. Өлкән улыбыз дүртенче сыйныфны тәмамласа, игезәк кызларыбыз быел беренче сыйныфны тәмамлады. Быел, чыннан да, күп вакытыбыз китап-дәфтәрләр артында узды, чөнки кызларны мәктәп тормышына кертеп җибәрергә кирәк иде. Әмма, үзем дә педагог булгач, балаларның моннан тиз аруын аңлыйм. Шуңа да буш вакытыбыз булган саен “Курчак театры”на барабыз. Биредә, чыннан да, әкият дөньясы. Барысы да кечкенәләр өчен ясалган. Балалар театрны бик яратты. Хәтта урамга чыккан арада да алар театр ихатасында уйнап алырга тырыша, – ди театрга якын гына яшәүче Илмира Хөснетдинова.


Шуны да игътибарга алырга кирәк: рекон­струкцияләнгән курчак театры янында аллея да бар, анда ЮНЕСКО исемлегеннән билгеле архитектура корылмаларының миниатюралары һәм Башкортстандагы табигать һәйкәлләренең макеты урнаштырылган. Бу инде үсеп килүче буында тарихны өйрәнүгә кызыксыну уята, Туган илгә карата мәхәббәтен көчәйтә.
Чыннан да, Курчак театры – бүген башкаланың иң матур объектларының берсе. Биредә кечке­нәләрне генә түгел, шактый өлкән яшьтәгеләрне дә очратырга мөмкин.


– Оныгым белән бирегә еш киләбез. Спек­такльләр генә түгел, театрның төзелеше, биредә булган уңайлыклар да күңелгә хуш килә. Оныгым әкиятләр карарга яратса, миңа да дөнья мәшәкатьләреннән арыну өчен уңайлы урын бу. Кыска гына вакытка булса да балачакка кайткандый булам, чөнки монда һәрнәрсә балачак иленә чакыра сыман, – ди Рәзинә Шакирова.


Һәркайсыбызның күңелендә балачакта булган әйберләр, кичерешләр чагу төс белән урын алган. Әле дә кечкенә чакта кулдан да төшермәгән яраткан уенчыгыбыз, йомшак песи баласы, әнинең тәмле чәк-чәкләре, әтинең эштән кайткач, кесәсеннән чыгарып биргән тәм-томын сагынып яшибез. Әлеге “Курчак театр”ы да бик күп балаларда шундый чагу балачак хатирәсе булып сакланыр.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: