+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 июнь , 17:52

Юл җир астына төшеп киткән

Миякә районындагы хәл күпләрне гаҗәпләндерде.

Юл җир астына төшеп киткән
Юл җир астына төшеп киткән

Әлеге гадәттән тыш хәл республиканың Миякә районында көчле яңгыр нәтиҗәсендә булган. Мәнәвезтамак һәм Икътисад авыллары арасындагы юлда зур чокыр барлыкка килгән.

- Бездә карст бушлыклары күп, күрәсең, монда да су карстны юган һәм юл җимерелгән. Урындагы хакимият чокырны әйләндереп алган һәм бу юл буйлап йөрүне тыйган. Ярый әле беркем дә зыян күрмәгән. Моннан берничә ел элек сыер шундый бер чокырга төшеп китте, аны таба алмадылар. Һава торышы бөтенләй тотрыксыз. Әле түзә алмаслык эсселек , әле җил һәм боз белән коеп яуган яңгырлар. Безгә кемдер ачуланган кебек, бик куркыныч, - дип яза социаль челтәрләрдә шунда яшәүче кеше.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: