+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
11 июль , 06:00

Ихатасы нинди – йорты шундый!

Илдә уникаль “Башкорт ихаталары” программасы 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды.

Ихатасы нинди – йорты шундый!
Ихатасы нинди – йорты шундый!

“Башкорт ихаталары” программасы биш ел дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Һәм, әйтергә кирәк, анда билгеләнгән эшләргә республикада ихтыяҗ зур. Радий Хәбиров әйтүенчә, ул халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендә өстенлекле эшчәнлекләрнең берсе исәпләнә. Программа йорт ихаталарында хәвефсез резина белән капланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальтлауны, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка эш төрләрен күздә тота.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге эшләрне республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге өстенлекле проектларының берсе дип билгеләде.

– Әгәр без “ихатага кердек” икән, барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Шунда ук керү юлларын төзекләндерергә, түбә, фасадларны тәртипкә китерергә, – диде ул. – “Башкорт ихаталары” – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы проект. Без аны дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирергә тырышырбыз.
Илдә башка бер төбәктә дә булмаган уникаль про-ект – республикада яшәүче һәр кеше турында кайгырту билгесе ул. Аны башлау алдыннан халык арасында сораштыру үткәрелә. Беренче чиратта, озак вакыт төзекләндерү көткән ихаталар яңартыла. 2024 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалды территорияләре исемлегендә республиканың 30дан артык районы бар, аларның урамнарында да ремонт эшләре башкарылачак.
Башкаланың 450 еллыгы уңаеннан бу эш бигрәк тә Уфада киң җәелдерелде. “Башкорт ихаталары” проектына ярашлы, шәһәрнең үзәгендә дә, башка бистәләрендә дә эш бара. Быел Дим бистәсендәге Ухтомский урамындагы 16нчы, Мусоргский урамындагы 23, 25, 25/1 йортларның гомум территорияләре төзекләндерелә, аларда 2 меңгә якын кеше яши.
Эшләр май аенда башланды: территория чистартылды, иске эскәмияләр һәм балалар мәйданчыгы элементлары алынды, бордюрлар сүтелде. Хәзер эшчеләр территорияне яңа юл өслеге өчен әзерли башлады.

Ухтомский урамындагы 16нчы йортта яшәүче Гөлчәчәк Йомагуҗина болай ди:
– Моңа кадәр безне иң нык борчыганы – парковка урыннары булмау иде, кич эштән кайткач машина кую өчен чит ихаталарга да чыгарга туры килде. Яңартылган ишегалларында өстәмә парковка урыннары гына түгел, җәяүлеләр өчен хәвефсез юллар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, уңайлы эскәмияләр, кечкенә архитектура формалары һәм яктырту баганалары булачак дип вәгъдә иттеләр. Без моңа бик шат, дию генә аз булыр. Бу – безнең күптәнге хыял иде. Күрәсез, республика белән хуҗалык эшләрен оста алып баручы кеше идарә иткәч, хыяллар да чынга аша.

Дим бистәсендәге барлык эшләрне август аенда тәмамлау планлаштырыла. “Халык тарафыннан подрядчыларга карата мондый ихтирам хисе күргәнем юк иде әле – аларны һәрвакыт кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алырга әзерләр”, – дип билгеләп үтте Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев.

Әйтергә кирәк, Программа шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да гамәлдә. Әйтик, Илеш районында Башкортстан Башлыгы башлангычын хуплап каршыладылар. Районда бу юнәлештә башкарылган эшләр турында хакимият башлыгы Илдар Мостафин болай диде:
– Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында ихаталарны комплекслы төзекләндерү республика программасы кысаларында Ходайбирдин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Бу территориядә дистәләгән күп фатирлы йорт урнашкан. Эшләр ике этапта башкарылды, юллар, парковкалар, тротуарлар асфальтланды. 24 яңа яктырту баганасы урнаштырылды, парковка урыннары булдырылды, билгеләр куелды, асфальт нигезле һәм хәвефсез резина өслекле балалар мәйданчыгы, коймалы универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Шулай ук ихата периметры буенча урналар һәм эскәмияләр урнаштырылды. Кайбер йортларның фасадлары тематик рәсемнәр белән бизәлде. Чыгымнарның гомум суммасы 20,3 миллион сум тәшкил итте.

Билгеле булуынча, 2024 елга республикада барлыгы 143 ихатаны яңарту планлаштырылган, шулар арасында Югары Яркәйнең Совет урамындагы 10, 10/1, 10/2, 10/3, 12, 14нче йортлары һәм Ленин урамындагы 2нче йорт ихаталары да бар.

Программа гамәлдә булган биш елда 400 мең кеше яшәгән 1326 йорт төзекләндерелгән. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар күбесенчә республика бюджетыннан бүленә. Төзекләндерү турында карар торак хуҗаларының гомум җыелышында коллектив рәвештә кабул ителә. Программа балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкалар төзекләндерүне һәм башка эшләрне үз эченә ала. Эшләрнең сыйфаты белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла һәм халыкның фикере исәпкә алына. Программа халыктан уңай җавап алды һәм үсешен дәвам итә.

Идрис МӨДӘРИСОВ,
Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: