+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 июль , 10:38

Һәр ел саен яңара ул Яңавыл!

Шәһәр мохите матурлана һәм төзекләндерелә.

Һәр ел саен яңара ул Яңавыл!
Һәр ел саен яңара ул Яңавыл!

Яңавыл - республикабызның төньяк капкасы, дип юкка гына атамыйбыз. Зур булмаган, әмма яшәр өчен бар уңайлыклары булган матур шәһәр ул Яңавыл. Соңгы елларда ул танымаслык булып үзгәрде: урамнар матурланып, ял итәр өчен төрле уңайлыклар булдырылды, шулай ук йортлар, ишек аллары төзекләндерелә һәм яңартыла. Бу эшләрне башкарып чыгар өчен төрле федераль һәм республика программалары ярдәм итә. Шуларның берсе - "Башкорт ихаталары" проекты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров баглангычы белән башланган "Башкорт ихаталары" ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Программа тормышка ашырылган биш елда республика буенча 400 мең кеше яшәгән 1326 йорт төзекләндерелгән. Программа үз эченә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкалар төзекләндерүне һәм башка эшләрне ала. Программаны гамәлгә ашыруга акчаның төп өлеше республика бюджетыннан бүленә. Эшләрнең сыйфаты белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла, башкарылган эшләр халыкның фикерен исәпкә алынып эшләнелә. Әлеге проект халык тарафыннан күптән уңай бәяләнде.

Программаны тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләренең берсе - күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләренең тиешле техник һәм санитар-гигиена торышын тәэмин итү, халыкның тормыш-көнкүреше өчен уңайлы территория булдыру, төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү, муниципаль берәмлектә яшәүчеләр өчен хәвефсез һәм уңайлы шартлар тудыру. Бәхәссез, һәр муниципаль берәмлекнең статусын күп яктан күзгә бәрелеп торган "тышкы" төзекләндерү дәрәҗәсе һәм инженерлык инфраструктурасы билгели.

Яңавыл шәһәре муниципаль берәмлегендә 178 күпфатирлы йорт бар, аларның гомум мәйданы 150 000 кв. метр тәшкил итә. Халыкның 37 проценты гына төзекләндерелгән ишегалды территорияләрендә яши. Чөнки шәһәрдә күпчелек торак йортлар узган гасырның 1965-90 елларында файдалануга тапшырылган, шәһәр эчендәге, йортлар арасындагы юллар технологик, эксплуатация таләпләренә туры килми, торак фондында күпьеллык файдалану чорында тузган, Русия Федерациясе Шәһәр төзелеше һәм Торак кодексы нормалары белән бәйле заманча таләпләргә җавап бирми. Күпчелек ишегалларында балалар мәйданчыклары, автомобильләр өчен махсус җиһазландырылган тукталышлар юк. Шуңа да район һәм шәһәр хакимияте муниципаль берәмлек территориясен төзекләндерү, халыкның көнкүреше һәм ялы өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән чараларда, программаларда теләп катнаша һәм республикада мондый мөмкинлек булуына, "Башкорт ихаталары" проектына бик шат.

- Программаны гамәлгә ашыру шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрергә, торак йортларны нәтиҗәлерәк файдалануны тәэмин итәргә, шәһәр халкының яшәү уңайлылыгын арттырырга, ишегалды эчендәге территорияләрне төзекләндерүдә катнашуы аша халыкның актив гражданлык позициясен формалаштырырга, күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрендә кешенең психологик, эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый торган шартлар булдырырга мөмкинлек бирә. "Башкорт ихаталары" проектын тормышка ашыру чикләрендә без бик күп йортларны, ишек алларын тәртипкә китердек, халык бик риза, бик шат. Әлбәттә, эшлисе эшләр тагы да күбрәк, шушындый Программалар нәтиҗәсендә безнең шәһәр яңара һәм матурлана, - ди шәһәр хакимиятенең торак-коммуналь бүлеге башлыгы Альберт Мәрданов.

Аның сүзләренә караганда, барлык чаралар да инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруны исәпкә алып планлаштырыла, шәһәрдә комплекслы төзекләндерү буенча эшләр башланганчы, чараларның эскиз проекты - дизайн-проект, ә кирәк булганда эш проекты төзелә. Программаның төп бурычы-күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү, ул ишегалдына асфальт салу, парковка урыннарын булдыру, тротуарлар төзү (ремонтлау), ишегалды территориясен яктырту, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, яшелләндерү, ял итү зоналары булдыру, контейнер мәйданчыкларын урнаштыру, видеокүзәтү системаларын булдыру, территорияне кече архитектура формалары белән матурлауны үз эченә ала.
Ә бу исә үз чиратында халыкның иминлеген, махсус техниканың, ашыгыч ярдәмнең тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итәчәк.

- Мин Яңавылга Себердән күченеп кайттым, ул мине уңайлы, якты, матур шәһәр булы белән җәлеп итте. Төзекләндерү буенча чаралар тукталып тормый монда: ел саен кайдадыр нәрсәдер төзекләндерелә, эшләнелә, ачыла, шундый матур ял урыннары булдырыла. Элек мондый матур шартларны чит ил киноларныда гына күрә идек, хәзер үзебездә чит илдән күпкә матуррак, уңайлырак, ямьлерәк! Республика һәм ил җитәкчелегенә халыкның уңайлылыгын тәэмин иткән, шәһәрләргә шундый зур игътибар бүлгән өчен рәхмәт. Үзем кебек өлкәннәр белән ишек алдына чыгабыз да, сокланып карап, сөйләшеп, аралашып утырабыз, шушындый матур, уңайлы шартларда яшәгәнебезгә сөенәбез. Мин моны "Башкорт ихаталары" димим, "Хәбиров ихаталары" дим, чөнки әлеге проект аның башлангычы белән тормышка ашырыла, - ди пенсионер Фәния Гайнуллина.

Яңавылда "Башкорт ихаталары" проекты чикләрендә Юбилей, Якутов, Ходайбирдин, Җиңү, Станция, Ломоносов, Октябрь урамнарындагы йортларны төзекләндерү каралган, эшләрнең күбесе инде аткарылып та чыккан.

- Программаның финанслау күләме тулаем алганда 124 842 797,77 сум тәшкил итә, Башкортстан Республикасы бюджетыннан - 117 346 540,33 сум бүленә, Яңавыл шәһәре бюджеты 6 247 317,37 сум күләмендә акча бүлә, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклар хисабына 1 248 940,07 сум туры килә. Программаны гамәлгә ашыру 2019-2025 елларга каралган, - ди Альберт Дәнфир улы.

Сүз дә юк, Яңавыл мисалында күрсәткән "Башкорт ихаталары" проекты бөтен республика буенча эшли һәм үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

- Быел проект143 ишегалдын "колачлый". Алар республиканың 33 шәһәрендә һәм районында урнашкан. 2024 елда без "Башкорт ихаталары"на бюджеттан барлыгы 1 млрд сум бүлдек. Программа муниципаль берәмлекләр ягыннан финанслауны һәм халыкның финанс катнашлыгын күз уңында тота, димәк, әлеге суммага 62 млн сум өстәлә, - диде Радий Фәрит улы үзе әлеге Программа турында һәм аның чыннан да халык өчен булуын ассысызыклап үтте.
Көнебез, кәефебез нинди шартларда яшәүгә бик нык бәйле. Шушындый уңайлы һәм югары эстетикалы шартлар тудырган "Башкорт ихатлары" программасы республиканы төзекләндерүгә, яңартуга зур өлеш керетте. Ул, 2025 елда туктап калмыйча, арытаба да дәвам итәр, дип ышанабыз.

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: