+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 июль , 21:37

Юллар төзекләндерелә

2024-26 елларда Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге ремонт таләп итүче 80 юл, шул исәптән коммерцияле булмаган бакча ширкәтләренә керү юллары ремонтланачак. Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова белдерде.

Юллар төзекләндерелә
Юллар төзекләндерелә

Беренче чиратта ремонтланырга тиешле юлларны төзәтү программасы республикада узган елда Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе нигезендә старт алды. Исемлеккә 29 районда һәм ике шәһәрдә 80 объект кертелгән. Гомум озынлыгы 215 километр булган автомобиль юллары һәм урам участокларын норматив хәлгә китерергә планлаштыралар.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең Транспорт министрлыгына республиканың төньяк-көнчыгыш юлларына һәм Сибай – Акъяр трассасына аерым игътибар бирергә, шулай ук Ишембай районының Верхотор авылын Мәләвез районының Воскресенский авылы белән тоташтыручы юлны ремонтлауны тизләтергә кушты.

– Муниципалитет башлыкларыннан мондый юлларны ремонтлау программасына игътибар белән карауларын, Финанс һәм Транспорт министрлыклары белән тыгызрак эшләүләрен сорыйм, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Республика һәрвакыт сезнең сорауларыгызга җавап бирергә һәм кешеләрне борчыган юлларны ремонтларга тырыша.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: