+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 июль , 11:18

Авылда яшәү дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк белән җитәкчелек итә башлагач та, шундый бурыч куйды.

Авылда яшәү дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш!
Авылда яшәү дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш!

Аның фикеренчә, муниципалитетлар үсеше программаларын тормышка ашырганда, торак пунктларның төзек, матур, уңайлы булуын алга кую мөһим. Бу - төзекләндерелгән парклар, скверлар, ял итү урыннары, үсешкән инфраструктура, мәдәни чараларның һәркем барып карый алуына кагыла.

2019-24 елларда бу өлкәдә башкарылган эшләрнең барысы да – халыкның күз алдында. Бу чорда Уфада инде беркайчан да үзгәрмәс кебек тоела башлаган парклар яңа сулыш алды, “Кашкадан” күле башкаланың йөзек кашына әверелде. Шәһәр халкының да, кунакларның да күңеленә дә бу урыннар хуш килде. Аларны төзекләндерүгә федераль чыгымнар да кулланыла. Монысы инде – република җитәкчелеге командасының эзмә-эзлекле эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Шунысы үзенчәлекле, башкала һәр республиканың башка шәһәр-авылларындагы парклар бер-берсен кабатламый. Алар шушы төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, менталитетын чагылдыра. Әйтик, Кушнаренкодагы Валентин Паширов исемендәге ял итү паркы биредә туып үскән Советлар Союзы Герое исемен йөртә, ял итү урыны гына булып калмыйча, үсеп килүче буында ватанпәрварлек тәрбияләүдә зур роль уйный. Нефтекамадагы “Гаилә аллеясе”н биредә яшәүче яшь гаиләләр ярата, чөнки алар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган, монда матур һәм тыныч.

“Уңайлы шәһәр мохите” программасын тормышка ашыру кысаларында, 2019 елдан башлап республикада 683 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, былтыр 1320,3 миллион сум үзләштерелгән, республика бюджетыннан бүленгән шуларның 25,09 миллион сумына 123 киңлек куллануга тапшырылыган.

“Башкортстан Республикасы Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы авыл белән шәһәрнең яшәү шартларын якынайтуга зур өлеш кертә. Анда катнашу буенча Ярмәкәй районы лидерларның берсе булып тора. 2020 елдан башлап, әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында 2800 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, район үзәгендәге - дүрт катлы, башка авылларда ике фатирлы тугыз йортның гомум бәясе 50 миллион сум тәшкил иткән.
Агымдагы елда әлеге программа кысаларында районның Тарказы авылы территориясендә парк һәм сквер төзелә. Проектның бәясе – 3,6 млн сум.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты. “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Ярмәкәй авылының “Дуслык” паркы төзекләндерелә. Әлеге объект район үзәгенең чын бизәге булып тора: велороллер юлы, фонтан, резина һәм асфальт-бетон белән капланган җәяүлеләр юллары, балалар автомобиль шәһәрчеге, резина белән капланган универсаль (футбол/хоккей) мәйданчыгы һәм амфитеатр, заманча урам яктырту һәм видеокүзәтү камералары.
2017-24 елларда башкарылган эшләрнең гомум суммасы 60 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов бу хакта болай ди: “Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең алда авылда яшәү дәрәҗәсе шәһәрдәгедән начаррак булмасын өчен барысын да эшләү бурычын куйды, без моны төгәл башкарачакбыз. Спартак авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының торак бинасын арендага бирү өчен төзелгән ике фатирлы торак йорт районда әлеге программа буенча төзелгән икенче йорт булды. Аңа кадәр Ярмәкәй авылында дүрт катлы күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган иде. Әлеге юнәлеш буенча төзелгән тагын дүрт йортта, Яңа бистәсендә һәм Урта Карамалы, Усман-Ташлы, Иске Турай авылларында өй туйлары уза".

Спартак авылында яңа йортны нибары алты айда төзегәннәр. Йортның исәп-хисап бәясе 5 миллион 88 мең сум тәшкил итә. Шуларның 80 проценты - федераль һәм республика акчалары, 18,5 процентын - эш бирүче «Спартак-Агро» җәмгыяте һәм 1,5 процентын муниципалитет керткән. Йортның гомум мәйданы 163 квадрат м тәшкил итә.

Программа шартлары буенча торак гражданнарга торак урыны арендалау килешүе буенча түләүле милек буларак файдалануга бирелә. Эш бирүче белән хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләү тәмамланганнан соң - гражданнарның торак төзелешенең исәп-хисап бәясеннән 10 проценттан артмаган бәя буенча, ә 10 ел узганнан соң 1 проценттан артмаган бәя буенча әлеге торак бинаны үз милкенә алу хокукы барлыкка килә. Мәсәлән, бер фатир бүгенге көндә 2 миллион 261 мең сумга бәяләнә, биш елдан соң алар өчен ул - 226 мең, ә ун елдан соң 22 мең 610 сум торачак.

Ибраһимовлар гаиләсе Ярмәкәй районына Әлшәйдән күченә. Гаилә башлыгы Динар Ибраһимов 2019 елдан «Спартак-Агро» җәмгыятендә баш агроном булып эшли.

– Бу еллар дәвамында гаиләдән ерак яшәргә туры килде. Әлеге фатирны тәкъдим иткәч, без күченергә булдык. Әти буларак, балаларының ничек үсүен күрмәү дөрес түгел, – ди Динар. Ибраһимовларның өч баласы бар.

Ярмәкәй районы – республикабызга килүчеләрне каршы ала торган үзенчәлекле капка. Аны ачып кергән һәркем табигатебезнең гүзәллеген генә түгел, безнең авылларның төзеклеген, ял итү урыннарының матур һәм уңайлы булуын да күреп соклана. Бу өлкәдә соңгы биш елда башкарылган эшләр Башкортстаныбыз өчен аерым бер горурлык хисе өсти.

Фото: Энҗе ШӘФЫЙКОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: