+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 июль , 16:52

Суда батмый, калкып чыга Бөрҗәннең егетләре!

Соңгы көннәрдә көчле яңгырлар явып, Агыйдел елгасы күтәрелү сәбәпле, коткаручыларга эш артты. Битараф кала алмаган егетләргә дә.

Суда батмый, калкып чыга Бөрҗәннең егетләре!
Суда батмый, калкып чыга Бөрҗәннең егетләре!

14 июльдән 15 июльгә караган төнлә 4 турист туктаган урыннарына икенче як ярга көймәдә йөзеп чыгырга була. Әммә көчле агым аларны суга ыргыта. Туристлар, ярдагы агач ботакларына ябышып, кешеләрне ярдәмгә чакыра.

Мәндәгол авылында яшәүче ике туган агалы-энеле Айгиз һәм Нияз Ибраһимовлар кычкырышкан тавышларны ишетеп, тиз арада моторлы көймәләре белән елгага төшә.

- Соңгы берничә сәгать эчендә су шактый күтәрелде. Яр буендагы "Азимут" турбазасын су басты. 10 кешедән торган команда Мәндәгол ягына көймәләрдә чыгырга хәл иткән. 6 кеше имин генә чыгып җиткән. Калган 4 кеше көчле агымга эләккән. Берсе тынычырак агымга эләгеп, яр буенда аркылы яткан агачка ябышып калган. Җыелып киткән халык аны сөйрәп чыгарган. Калган өчесе ташкынга юлыгып агып барган чакта тирәкләргә эләгеп калган. Башта икесен, аннан тагын берсен коткардык. Өйгә кертеп, җылындырып, чәй эчереп, арендага алган өйләренә озатып куйдык. Иң мөһиме, без кулыбыздан, хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузып, кемнеңдер гомерен коткарып кала алганыбызга чиксез шатбыз! Донъяларыбыз имин, үзебез сау булыйк, - дип хәбәр итә Нияз Ибраһимов.

Туристлар үзләренең коткаручыларына: "Бүген - безнең тагын бер туган көнебез", дип, зур рәхмәтләрен белдереп киткән.

Фото: Альфина Юлчурина.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: