+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
20 июль , 14:52

Республика - кош очышы биеклегеннән

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстандагы эше турында сөйләде.

Республика - кош очышы биеклегеннән
Республика - кош очышы биеклегеннән

"Кичә мин "җирдән" мөһим объектлар төзелешенең ничек баруын карадым, ә бүген — кош очышы биеклегеннән.

Уфадан М-5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлы сөендерде. Объект катлаулы һәм уникаль.

Көньяк капканың ничек төзелгәнен дә карадым. Быел Пугачев һәм генерал Рыленко урамнары буйлап хәрәкәт ачу планлаштырыла. Шулай ук быел Уфада Агыйдел аша күпердә эшләр тәмамланачак", — дип хәбәр итте ул.

Федераль вице-премьер билгеләп үткәнчә, мондый юллар төзү республиканың транспорт-логистика потенциалын үстерүдә, заманча транспорт инфраструктурасын, яңа эш урыннарын һәм уңайлы инвестицион климат булдыруда зур әһәмияткә ия.

Марат Хөснуллин шулай ук Стәрлетамак өстеннән очып узды. "Комплекслы үсеш өчен перспективалы территорияне карадым. Шәһәр киңлекләрен яңарту өчен бик яхшы механизм", - дип йомгаклады Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: