– Мондый көнне сезнең алда басып тору минем өчен зур мәртәбә. Без үзебезнең чараны һәлак булган десантчы, Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртүче паркта уздырабыз. Сез аның турында барысын да беләсез, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Һава-десант гаскәрләре иң катлаулы һәм иң авыр бурычларны үти. Куелган максатларга ирешәләр, кайчакта үз гомерләре бәрабәренә. Без бер генә һәлак булучыны да онытмаячакбыз. Республика бу егетләрне истә тотачак. Һәрвакыт хөрмәт сүзләрен белдерәчәкбез, кулларына корал тотып илебезне саклаучыларга ярдәм итәчәкбез.
Төбәк җитәкчесе СВО сугышчыларына ярдәм иткән, ышанычлы тыл тәэмин иткән, өй учагын саклаган аналарга һәм хатыннарга рәхмәт белдерде.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы ил Президенты Владимир Путинга «Башкортостан» мотоукчылар полкының Даян Мурзин исемендәге башкорт батальоны взводы командиры, өлкән лейтенант Илдар Суфияровка үлгәннән соң Русия Герое исемен бирү турында үтенеч юллавын хәбәр итте. 2024 елның апрелендә көчле атыш вакытында ул күзәтү пунктында позицияләрне ахырына кадәр тота һәм дошман якынлашканда үзен граната белән шартлата, шул ук вакытта ВСУның өч солдатын юк итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров солдатларга һәм офицерларга, иҗтимагый оешмалар вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук «Патриот» паркында узган «Геройлар ярышы»нда җиңүчеләрне бүләкләде. Киртәләр аша узышта республиканың төрле почмакларыннан 65 команда катнашты. Беренче урынны Салават районы командасы алды, икенче урында – Нефтекама, өченче урында – Чишмә районы.
Чарада катнашучыларны Русия Герое, ВДВ гвардия генерал-майоры Сергей Тулин котлады.
- Десант гаскәрләре – армиянең горурлыгы. Алар бүген дә СВО зонасында катлаулы бурычларны үти, - дип ассызыклады Сергей Тулин. - Республика җитәкчелегенә «Патриот» паркында икенче ел рәттән ВДВ көнен үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Барлык десантчыларга да рәхмәт әйтәм, чөнки рядовойдан алып генералга кадәр солдат - бөек исем ул. Без һәрвакыт бергә булдык һәм булачакбыз.
Тантаналы өлештән соң Башкортстан Башлыгы СВО ветераннары, «Башкортостан» мотоукчылар полкы сугышчылары белән аралашты, аларның үтенечләрен тыңлады һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.
Бәйрәмдә катнашучылар белән бергә төбәк җитәкчесе десант гаскәрләре, республика парашют спорты федерациясе һәм «Первушино» кече авиация аэродром комплексы ветераннарының күрсәтмә чыгышларын күзәтте.
Моннан тыш, республика Башлыгы Радий Хәбиров паркка исеме бирелгән Максим Серафимовның әнисе белән очрашты. Алар 2025 елда, аңа 30 яшь тулгач, Русия Героена һәйкәл кую мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Уфалы Максим Серафимов - армия генералы Василий Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлаган. Беренче көннәрдән үк ул махсус хәрби операциядә катнаша. Өлкән лейтенант Серафимов үзенең соңгы сугышында, дошман һөҗүмен кире кагып, ВСУ ташлаган гранатаны үз гәүдәсе белән каплый. Үз гомере бәрабәренә офицер иптәшләрен һәлакәттән коткара. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның сентябрендә «Патриот» паркы территориясендә герой хөрмәтенә стела ачтылар.
– Без әти-әниләр белән паркта сквер ясарга һәм һәйкәл куярга килештек, - дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
***
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә мондый чараларны үткәрүнең һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашуының мөһимлеге турында сөйләде.
– «Патриот» паркында бу бәйрәм өчен яхшы шартлар бар, һәм монда күтәренке кәеф хакимлек итә. Монда гаиләләре белән килүләре мөһим. Малайлар үсә һәм әтиләренә карый. Бу бик яхшы тәрбияви момент, - дип йомгаклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Биредә ФОК төзедек, киләсе елда бассейн барлыкка киләчәк. Парк үсә.