+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
3 август 2024, 01:19

Башкала юбилеена - көмеш тәңкә

Башкортстанның Милли банкы музеенда шәһәрнең 450 еллыгына багышланган истәлекле тәңкә тәкъдир ителде. Тантанада Уфа мэры Ратмир Мәүлиев катнашты.

Башкала юбилеена - көмеш тәңкәБашкала юбилеена - көмеш тәңкә
Башкала юбилеена - көмеш тәңкә

– Без бүген тарихи вакыйга - Уфага нигез салынуга 450 ел тулуга багышланган юбилей тәңкәсен тәкъдир итүдә катнашабыз. Киләсе мондый чара 50 елдан соң гына мөмкин, - дип билгеләп үтте ул үзенең сәламләү сүзендә.

Истәлекле тәңкә быел 3 июньндә «Шәһәрләр» сериясендә әйләнешкә чыгарылган. Ул 925 пробалы көмештән эшләнгән, аның номиналы – 3 сум, тиражы – 3 мең данә. Аның уң ягында Русия Дәүләт гербы сурәтләнгән, тәңкәнең номиналы һәм чыгарылу датасы, шулай ук эретмә пробасы. Арткы ягында - Совет мәйданының архитектура ансамбле. Тәңкәнең өске өлешендә - Уфа гербы, аскы өлешендә «Уфа – 450» язуы сурәтләнгән.

Бүлек идарәчесе – Башкортстан буенча Милли банк Марат Кашапов сүзләренчә, Уфа һәм Башкортстанга багышланган кыйммәтле металл тәңкәләрне Русия Банкы элегрәк тә чыгарган. Алар арасында - республиканың Русия составына ирекле керүенә 450 ел тулуга, Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, ШОС һәм БРИКС илләре башлыклары Советы утырышына багышланганнары һәм башкалар бар. Аларда Уфаның Салават Юлаев һәйкәле, Дуслык монументы, Республика йорты, Башдрамтеатр, «Торатау» Конгресс-холлы кебек танылган символлары сурәтләнгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас